Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә дә кагыла

2016 нче елның 1 нче январеннән алкоголь эчемлекләр сату кыенлаша. Бу яңа система кертелү белән бәйле. ЕГАИС дигән яңа системага күчү 2016 нчы елның 1 нче январеннән старт ала. Бу системага нәрсәгә нигезләнгән соң? ЕГАИС ул - Бердәм Дәүләт Автоматлаштырылган Мәгълүмати системасы. Аның максаты - сатылган алкоголь эчемлекләрне исәпкә алып...

2016 нче елның 1 нче январеннән алкоголь эчемлекләр сату кыенлаша. Бу яңа система кертелү белән бәйле.

ЕГАИС дигән яңа системага күчү 2016 нчы елның 1 нче январеннән старт ала.

Бу системага нәрсәгә нигезләнгән соң?

ЕГАИС ул - Бердәм Дәүләт Автоматлаштырылган Мәгълүмати системасы. Аның максаты - сатылган алкоголь эчемлекләрне исәпкә алып бару. Әгәр бу система тулы көченә эшләп китсә, тыелган вакыттан соң алкоголь сату очраклары кимиячәк, имеш.

Хәзер системаның финанс ягына тукталыйк.

Бер кибетне шушы системага көйләү өчен якынча 250 мең сум акча кирәк. Әлеге чыгымнарга махсус кассаны урнаштыру, тоташтыру, абонент түләве һәм махсус программаны сатып алу кергән.

Әлеге системага тулысынча күчү кайчанга планлаштырылган?

Оптовиклар ЕГАИСка 2016 нче елның 1 нче октябреннән, берәмтекләп шәһәр җирлегендә сатучылар 2018 нче елның 1 нче июленнән, авыл җирлегендә берәмтекләп сатучылар 2019 нчы елның 1 нче июленнән күчәргә тиеш.

Гадәттәгечә...

Системаның кайвакытта «көйсезләнүе», хата чыгаруы, эшләргә теләмәү очраклары да бар икән. Мондый очракта сатучыларга нишләргә? Сатып алучыларның сабырлыгы җитәрме? Монысы билгесез, дип яза Балтач матбугат порталы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев