Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә дә тиздән кайтарырлар

50 ел эшли Красноярскийда 2017 елдан башлап яңа төр батарейкалар чыгара башлыйлар. Өстенлеге бәхәссез булачак диләр. Никель-63 нигезендә эшләнәгән тукландыру элементы кеше өчен дә, табигатькә дә, хәтта хезмәт итү срогы чыккач та тамчы да зыян китермәячәк. Бу элемент бернинди өстәмә зарядсыз 50 ел эшли ала һәм бик күп тармакларда алыштыргысыз...

50 ел эшли

Красноярскийда 2017 елдан башлап яңа төр батарейкалар чыгара башлыйлар. Өстенлеге бәхәссез булачак диләр. Никель-63 нигезендә эшләнәгән тукландыру элементы кеше өчен дә, табигатькә дә, хәтта хезмәт итү срогы чыккач та тамчы да зыян китермәячәк. Бу элемент бернинди өстәмә зарядсыз 50 ел эшли ала һәм бик күп тармакларда алыштыргысыз әһәмияткә ия булачак. Әйтик, космик индустриядә, медицинада, тора-бара транспорт чыганакларында да мөһим чыганакка әйләнә.

Яңалык авторлары Швейцария фармокологлары белән элемтәгә кергәннәр инде: батарейкаларны кардиостимуляторларда кулланырга уйлыйлар. Әлегеләре плутоний-238 нигезендә эшләнә, бары 10 ел чамасы гына эшли. Шуңа күрә аларны еш алыштырырга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев