Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә дан! ( Укучыларыбыз иҗаты)

Әтнәгә дан! Суың тәмле, табигатең ямьле Басу- кырлар синдә уңышлы. Һәрвакытта мул үстереп ала Әтнә халкы ел да уңышны. Дан җырлыйбыз, Әтнә район халкы, Дан җырлыйбыз, уңган игенче! Дан җырлыйбыз сиңа, дан җырлыйбыз, Эшкә батыр булган терлекче. Һәр эштә дә алдынгы бит алар, Һәр эштә дә алар уңганнар. Кече яшьтән...

Әтнәгә дан! Суың тәмле, табигатең ямьле Басу- кырлар синдә уңышлы. Һәрвакытта мул үстереп ала Әтнә халкы ел да уңышны. Дан җырлыйбыз, Әтнә район халкы, Дан җырлыйбыз, уңган игенче! Дан җырлыйбыз сиңа, дан җырлыйбыз, Эшкә батыр булган терлекче. Һәр эштә дә алдынгы бит алар, Һәр эштә дә алар уңганнар. Кече яшьтән хезмәттән тәм табып, Эшли торган булып туганнар. Әтнә халкы тырыш, эшчән халык, Әтнә халкы ут белән ялкын. Төскә матур, эшкә батыр диеп, Мактыйлар бит Әтнәнең халкын. Һәрбер эштә биек үрләр яулый Безнең Әтнәбез эшчәннәре. Сәхнәдә дә йолдыз булып балкый Әтнә халкы үзешчәннәре. Кая барсак, кайда булсак та без Сораганда кайдан сез, диеп. Әйтәбез без зур горурлык белән "Әтнә район халык без", диеп. Рифат ШИҺАПОВ, Ташчишмә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев