Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә Дәүләт алкогольинспекциясе вәкилләре килеп китте

2016 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре Иске Өҗем урта мәктәбенең 7-9 сыйныфларында укучылар өчен куллану белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш чара үткәрде. Дәрес ике өлештән торды. Беренче - теория өлешендә балалар кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның төп нигезләре, кулланучы буларак, үзләрен дөрес итеп...

2016 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре Иске Өҗем урта мәктәбенең 7-9 сыйныфларында укучылар өчен куллану белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш чара үткәрде. Дәрес ике өлештән торды. Беренче - теория өлешендә балалар кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның төп нигезләре, кулланучы буларак, үзләрен дөрес итеп тоту кагыйдәләре һәм хокуклары кимсетелгән очракта кылынырга тиешле гамәлләр тәртибе белән танышты. Шулай ук аларга кулланучылар хокукларын яклау буенча органнар турында, кирәк булган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләнде.

Ә инде дәреснең икенче - гамәли өлешендә укучылар үзләренең "куллану тормышы"нда килеп чыккан хәлләр буенча фикер алышты, сәүдә һәм эшләр башкаруларга кагылышлы сораулар бирде, кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлеге белән кызыксынды. Шулай ук суд тәҗрибәсеннән аерым мөрәҗәгатьләргә тукталып үтелде. Балаларны таләпләр кую сроклары, товарны сатуның дистанция ысулы кызыксындырды. Аларның сорауларына тәфсилле җаваплар бирелде.

Үсеп килүче буынның үз хокукларын якларга әзер булып үсүе, әлбәттә инде, күңелдә зур канәгатьлек хисләре тудыра.

Чара ахырында егет-кызларга "Кулланучылар хокукларын яклау" дигән тема буенча олимпиада уздырылачагы хәбәр ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев