Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә гашыйк артистканы якташлары олы бүләге белән котлыйлар

БҮГЕН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ХАЛЫКНЫҢ ЯРАТКАН АРТИСТКАСЫ, ЯКТАШЫБЫЗ НАИЛӘ ГӘРӘЕВАГА "ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АЛДЫНДАГЫ КАЗАНЫШЛАРЫ ӨЧЕН" ОРДЕНЫН ТАПШЫРДЫ. Россиянең, атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәевага әлеге бүләк күпьеллык иҗади хезмәте һәм татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен тапшырылды. Олы бүләкнең артистканың 75 яшьлек юбилеенда тапшырылуы икеләтә сөенечле....

БҮГЕН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ХАЛЫКНЫҢ ЯРАТКАН АРТИСТКАСЫ, ЯКТАШЫБЫЗ НАИЛӘ ГӘРӘЕВАГА "ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АЛДЫНДАГЫ КАЗАНЫШЛАРЫ ӨЧЕН" ОРДЕНЫН ТАПШЫРДЫ.

Россиянең, атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәевага әлеге бүләк күпьеллык иҗади хезмәте һәм татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен тапшырылды. Олы бүләкнең артистканың 75 яшьлек юбилеенда тапшырылуы икеләтә сөенечле. Тантана ТРХөкүмәт йортында тапшырылды. Бүләкләү вакытында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе якташыбыз Әсгат Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, әлеге театрның директоры Илфир Якупов та бар иде.

Президентыбыз Рөсстәм Нургали улы артистканы котлап, республикабыз халкына күрсәткән күпьеллык тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдереп, аңа сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде.

18 декабрьдә 19:00 сәгатьтә Камал театрының зур сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстынның халык артисткасы Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе була.

Кичәдә 20 декабрьдә булачак "Исәнме, улым!" премьерасыннан өзек тә күрсәтеләчәк.

Кыскача:

Наилә Гәрәева 1940 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Актрисаның 60 еллар ахырында иң игътибарга лаек рольләренең берсе - үзбәк режиссеры Т.Ходжаев сәхнәләштергән кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" спектаклендә Әсәл роле. Әлеге роль актрисага зур танылу китерә. Гәрәевага Әсәл роле өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе тапшырыла. (1967 ел.) Наилә Гәрәева - лирик пландагы танылган артистка. Беренче чорда яшь кызлар, соңыннан төрле характердагы драматик һәм комик образлар иҗат итә. Аның талантына трагизм белән сугарылган тирән, тынгысыз тойгылар, драматик кичерешләр хас. Геройлары нәзакәтле, күтәренке рухлы, шигърилекләре белән сәхнәдә аерым бер мохит тудыралар.. Наилә Гәрәева хәзер дә театрның иҗат тормышында кайнап яши. Бүгенге көндә ул танылган таджик язучысы Б.Абдураззоков пьесасы буенча "Исәнме, улым" спектаклендә Әни роле өстендә эшли. Н.Гәрәева театрның иҗтимагый тормышында да актив катнаша, Россия театр эшлеклеләре берлеге вәкиле булып тора, иҗат тормышы белән педагогика эшчәнлеген бергә алып бара - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында яшь артистларга белем бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев