Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә Гүзәл Удачина килде

Кабул итү Иң беренче - бала Әтнәгә Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Любист кызы Удачина килде. Күренекле җәмәгать эшлеклесе белән бергә Татарстан прокуратурасының яшьләр һәм яшүсмерләр турындагы законнар үтәлешен күзәтчелек итү буенча бүлек мөдире Азат Фоат улы Хөсәенов һәм балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау...

Кабул итү

Иң беренче - бала

Әтнәгә Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Любист кызы Удачина килде.

Күренекле җәмәгать эшлеклесе белән бергә Татарстан прокуратурасының яшьләр һәм яшүсмерләр турындагы законнар үтәлешен күзәтчелек итү буенча бүлек мөдире Азат Фоат улы Хөсәенов һәм балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе (килешү буенча) Илсияр Хәләлетдин кызы Гарифуллина да кайтты. Әтнәгә килүләренең сәбәбе - бала хокукларын яклауга кагылышлы сораулар буенча район халкын борчыган мәсьәләләрдә ярдәм итү иде. Район прокуроры урынбасары Марат Газизов, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Найлә Багаутдинова, опека һәм попечительлек бүлеге белегече Гөлназ Бадикова һәм районда яшьләр хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкил, Комыргуҗа мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Йолдыз Ногманова да бу очрашуда катнашты.

Белгечләргә балалар хокукларын яклауга кагылышлы сораулар белән тәрбиягә бала алган гаиләләрдән килүчеләр байтак иде. Аларның һәркайсының гозерләре игътибар белән тыңланды. Шунда ук кулдан килгәнчә ярдәм дә күрсәтелде. Биредә хәл итеп бетерү мөмкин булмаган мәсьәләләргә республика дәрәҗәсендәге инстанцияләр аша ачыклык кертүдә ярдәм күрсәтеләчәген дә ышандырдылар.

Район сәнгать мәктәбе җитәкчесе Риваль Хисмәтуллин исә теләге булган балаларның әлеге мәктәптә шөгыльләнү мөмкинлекләренә кагылышлы сорау бирде. - Әтнә сәнгать мәктәбенә йөрүче балаларның уңышлары күз алдында. Безгә балалар бик теләп йөри. Әмма тагын да йөрергә теләүчеләр байтак. Ә сәгатьләр саны җитми- бик аз, - диде ул.

Мәгариф бүлеге психологы Лидия Фазылҗанованы әти- әниләрнең бала сәламәтлегенә карата битараф булуы борчый. Бу бөтен әти - әнигә дә кагылмый, билгеле. Психик яктан тайпылышлары булган балалар белән эшләүдә әти- әни белән педагоглар, психологлар бердәм булып эшләргә, бергәләп уртак нәтиҗәгә килергә тиеш, югыйсә. Шул очракта гына балага тиешле ярдәм күрсәтелеп, уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Әмма еш кына әти- әниләр әллә куркып, әллә бүтән сәбәпләр аркасында психологка мөрәҗәгать итүдән куркалар. Ә бу исә аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрне тыңлаганнан соң, Гүзәл Любист кызы бу мәсьәләне чишү юлларын тәкьдим итте, киләчәктә моны контрольдә тотарга да вәгъдә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев