Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә ике табут кайтты

Бүген хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән солдат һәм офицерлар искә алына Истәлекле көн әфган сугышыннан әйләнеп кайтмаган 14 мең 400 дән артык совет солдаты һәм офицерын хөрмәтләп искә алу максатыннан гамәлгә куелган. 2011 елдан башлап Россиядә мөһим истәлекле дата - Хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу...

Бүген хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән солдат һәм офицерлар искә алына

Истәлекле көн әфган сугышыннан әйләнеп кайтмаган 14 мең 400 дән артык совет солдаты һәм офицерын хөрмәтләп искә алу максатыннан гамәлгә куелган.

2011 елдан башлап Россиядә мөһим истәлекле дата - Хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Бу хакта Calendar.ru сайты хәбәр итә. Истәлекле көн 2010 елның 29 ноябрендә РФ Президенты тарафыннан имзаланган «Россиядәге истәлекле даталар һәм Хәрби дан көннәре турында»гы Федераль законның 1.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында»гы 320нче Федераль закон белән расланган. 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару төгәлләнде. Яңа истәлекле дата әлеге вакыйга хакында искәртеп тору, шулай ук әфган сугышыннан әйләнеп кайтмаган 14 мең 400 дән артык совет солдаты һәм офицерын хөрмәтләп искә алу максатыннан гамәлгә куелган. Шунысын да искәртик: Хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көнендә без әфган сугышы ветераннарын гына түгел, ә илебездән читтә 30дан артык хәрби конфликтта катнашкан ватандашларыбызны да искә алабыз. 25 мең россияле хезмәт бурычын үтәгәндә үз гомерләрен бирде.

Бүген әлеге истәлекле дата уңаеннан Россиянең күп кенә шәһәрләрендә сугыш хәрәкәтләре ветераннары, хакимият, җәмәгатьчелек һәм яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү учреждениеләре вәкилләре катнашында тантаналы чаралар, митинг һәм акцияләр уза. http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/15/15806

*****

Районыбызның "Ашыт" спорткомплексында бу минутларда әфган сугышы ветераннары белән очрашу бара. Очрашуда хакимият җитәкчелеге, Арча-Әтнә хәрби комиссариатының хәрби комисары Алмаз Борһанов та катнаша.

Әтнә районы кечкенәләрдән санала, менә шул кечкенә генә районнан да Әфган сугышына 41 ир-егет киткән. Кызганыч, аның икесе - Олы Мәңгәр авылы егете Илдар Сафиуллин белән Күшәр авылы егете Зөлфәт Хәйруллин исән килеш туган җирләренә кайта алмадылар. Әтнәгә, кечкенә генә районга, ике табут кайтты. Бу сугышның фаҗигасен Әтнә халкы үз җилкәсендә татыды. Әти-әниләргә Аллаһы Тәгалә үзе көч бирсен, бала хәсрәте мәңгелек.

Бүгенге көндә Әтнәнең әфганчылар отрядында йөри торган аяклы сугышчылар -39, йөри алмаганнары -11, сугыштан кайтып, шул яралардан терелә алмый мәңгелеккә китүчеләр- 9. Җир җимертеп эшләрлек 11 ир-егет бүген җир кочагында ята. Сугышчан бурычын үтәүчеләргә мәңгелек дан... Урыннары оҗмахта булсын.

Әфган - йөрәк ярасы. Менә шул хакта сөйләшәләр алар, очрашуга килгән әфган сугышы ветераннарының хатирәләрен яңарталар. Ә алар, ул хатирәләр, һәрчак йөрәктә. Елның-елында матур традицияләре бар бу ветераннарның. Бергәләп, сугышта вафат булучы сугышчан дусларының гаиләләрендә булып, әти-әниләре, туганнары белән очрашалар. Нигә кирәк инде бу фаҗигане яңарту, диючеләр дә булыр. Ялгышасыз.

- Менә шушы егетләрне күргәч, Зөлфәт кайтып кергән күк була...- дип каршылый аларны әти-әни. Илдарның туганнары да шулай диләр. Егетләребез хөрмәтенә чаңгы ярышлары уздыралар, мәктәпләре алар исемен йөртә. Кечкенә генә булса да, хөрмәт билгесе бу...

- Проблемалары да җитәрлек, төрле бусагаларны таптап карыйм, ахыр чиктә үзебезнекеләр бергәләп, бер-беребезгә булышырга тырышабыз...- ди районыбызның әфган сугышы ветераннар советы җитәкчесе Ленар Кәбиров.

Хәрби комиссар Алмаз Борһанов та бу хакта сөйләде. Кичә, бүген ике районда яшәүче, вафат булучы Әфганстан сугышы солдатлары искә алынды. Каберләренә зиярәт кылынды...- дип, хәрби комиссариат тарафыннан эшләнгән эшләр барланды.

Укучылар сөйләве, әфганчылар чыгышы, җыр- бию күңелләрен азрак ачса да, йөрәкләре сызланадыр. Мөлдерәп тулган күзләр, яшереп кенә йөзне сыпырып алулар... әнә шул хакта сөйли. Онытмасак иде.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев