Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә кайдан килде икән бу күгәрченнәр?

Сайттан Сүрия апа Мингатинаның "Әтнәнең пар күгәрченнәре" дип исемләнгән язмасын укып, фотоларын карагач, әллә нишләп киттем. Бездә дә бар мондый күгәрченнәрнең берсе. Тик безнеке оча алмый, бәлки парын ябалак баскандыр, куркыткандыр, дигән уйда калдык без. Ирем Ревальгә шул Әтнәдән кайтышлый очраган бу күгәрчен, кешедән дә курыкмый, күтәрелеп очып та китә...

Сайттан Сүрия апа Мингатинаның "Әтнәнең пар күгәрченнәре" дип исемләнгән язмасын укып, фотоларын карагач, әллә нишләп киттем. Бездә дә бар мондый күгәрченнәрнең берсе. Тик безнеке оча алмый, бәлки парын ябалак баскандыр, куркыткандыр, дигән уйда калдык без.

Ирем Ревальгә шул Әтнәдән кайтышлый очраган бу күгәрчен, кешедән дә курыкмый, күтәрелеп очып та китә алмый. Язмыш иркенә калдырмыйча, ул күгәрченне алып кайткан. Бу күгәрчен хәзер безнең лапаста яши, тавыклар белән җим чүпли, алар белән куначага менә. Кулны сузсаң килеп утыра.

Безне бер сорау борчый, кайдан килде икән бу күгәрченнәр Әтнәгә? Бәлки аларны бер туйда очырырга дип алып кайтканнардыр, дигән уй да килә күңелгә. Шулай булса ник киләчәген уйламадылар икән бу кошкайларның. Ярый да табигатькә яраклашып, үзләренең җаннарын асрый алсалар, ә киресенчә булса...

Алай дисәң, туйга ап-акны алырлар иде. Бәлки якын-тирәдә күгәрчен асраучылар бардыр? Рәсемдәге күгәрченне танысагыз, алып китә аласыз. Адресым редакциядә.

Лилия ГӘРӘЕВА,

Әтнә районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев