Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә көчле җил һәм бозлы яңгыр килә

Татарстан Гидрометеоүзәге әнә шулай дип фараз кыла. Дөрес ул иртәгә генә булачак әле. 16 һәм 17 февраль көннәрне бераз түзәргә туры киләчәк. Хәер, түзәрбез, без бит инде ияләнгән. Шул ук вакытта 0-3 градуска кадәр температура сикереше дә булырга мөмкин. Юлларда көчле бозлавык көтелә. Бу уңайдан МЧС фикерен тыңлау урынлы булыр....

Татарстан Гидрометеоүзәге әнә шулай дип фараз кыла. Дөрес ул иртәгә генә булачак әле. 16 һәм 17 февраль көннәрне бераз түзәргә туры киләчәк. Хәер, түзәрбез, без бит инде ияләнгән. Шул ук вакытта 0-3 градуска кадәр температура сикереше дә булырга мөмкин. Юлларда көчле бозлавык көтелә.

Бу уңайдан МЧС фикерен тыңлау урынлы булыр.

Автомобиль белән алдагы транспортны узарга тырышмагыз, кинәт туктарга да ярамый, кирәк вакытта тормоз педаленә берничә тапкыр басып алып, арттан килүчеләргә ниятегез турында белгертегез. Урамда җәяү йөргәндә дә сак булыгыз, электр чыбыкларының төзеклеген дә күзәтергә тырышыгыз. Йорт-куралтыгызда кирәк объектларны ныгытырга кирәк, шәхси йортларда яшәүчеләр яңгыр яуса су ага алсын өчен дренаж системалар әзерләп, канаулар казып куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев