Әтнәгә Ләбиб Лерон килде

Мыеклы, шаян абый... Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә танылган язучы, шагыйрь, журналист Ләбиб Лерон белән очрашу булып узды. Китапханәче Гөлшат Гарифҗанова Олы Әтнә үзәк китапханәсендә эшләүче хезмәттәшләре белән берлектә әзерләнгән әлеге матур кичәдә Олы Мәңгәр балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, мәктәпнең 1 - 6 сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. Ләбиб Лерон исеме газета...
Мыеклы, шаян абый... Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә танылган язучы, шагыйрь, журналист Ләбиб Лерон белән очрашу булып узды. Китапханәче Гөлшат Гарифҗанова Олы Әтнә үзәк китапханәсендә эшләүче хезмәттәшләре белән берлектә әзерләнгән әлеге матур кичәдә Олы Мәңгәр балалар бакчасына йөрүче сабыйлар, мәктәпнең 1 - 6 сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. Ләбиб Лерон исеме газета укучыларыбызга яхшы таныш. Узган ел Әтнә сәнгать мәктәбе укучылары сәхнәләштергән "Аңгыра сарык җүләре" пьесасын районыбызның яшь тамашачылары бик яратып кабул итте. Нәни артистларыбыз Чаллы шәһәрендә узган "Если бы..." театрлар бәйгесендә нәкъ менә шушы спектакльне уйнап, беренче урынга лаек булдылар хәтта. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002), Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре, Муса Җәлил премиясе (2007) лауреаты очрашу барышында үзенең әсәрләре белән таныштырды, укучылар биргән күпсанлы сорауларга җавап бирде. Кунак ашы- кара-каршы дигәндәй, балалар үзләре дә җавап йөзеннән шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Әтнә сәнгать мәктәбе укучылары Радил Сабиров һәм Әдилә Хәсбиуллина зур осталык белән "Аңгыра сарык җүләре"ннән өзек уйнап күрсәтсәләр, Әдилә Хамидуллинаның автор сүзләренә язылган җырларны башкаруы ямь өстенә ямь булды. Кичәне исә Әтнә үзәк балалар китапханәчесе Рузалия Хабибуллина(дәүәни) белән Олы Әтнә мәктәбе укучысы Язилә Халикова(онык) алып бардылар. Авыл баласына чын язучы белән очрашу, билгеле инде, бик сирәк эләгә торган бәхет. Компьютер алдыннан куптарып алып булмаган, китапны бар дип тә белмәгән заман баласы күп очракта әле язучыны күреп белү түгел, еш кына исемен дә хәтерләмәскә мөмкин. Бу билгеле, рухи тәрбиянең җитеп бетмәвенең яки бөтенләй юк дәрәҗәсендә булуының бер мисалы. Әмма шуңа да карамастан, әлеге кичә барышында укучылар белән язучы арасында ниндидер күзгә күренмәс бәйләнеш барлыкка килде дип уйлыйм мин. Язучыны тыңлаганда балаларның самими елмаюлары, күзләреннән сирпелгән очкын әнә шул хакта сөйли. Аның татар халкына, милләтебезгә кагылышлы сүзләре дә сабыйларның эчкерсез күңеленә үтми калмагандыр. Кичә ахырында Ләбиб Лерон үзенең соңгы чыккан китапларының берсен үзенең автографын язып укучыларга бүләк итеп бирде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 10:15Татарстан музыка мәктәпләре илкүләм проект буенча 106 млн сумлык уен кораллары алды Республиканың 14 белем бирү учрежденисе яңа музыка уен кораллары белән тәэмин ителде.1800
-
2 март 2021 - 21:253 мартка һава торышы һәм ай календаре 3 мартка һава торышы һәм ай календаре.6200
-
2 март 2021 - 20:17Ни өчен кер юа торган машинага целлофан пакет салалар? Кер машинасындагы чәчләр, тузан, йон магнитланган кебек пакетка ябышып кала.12201
-
2 март 2021 - 19:13Татарстанда 83 меңләп кешегә Covid-19 инфекциясеннән вакцина ясалды Препаратның икенче компоненты белән 20 меңнән артык пациент прививка ясатты.3100
-
2 март 2021 - 18:07Салават Фәтхетдинов иҗтимагый башлангычта мәдәният министры киңәшчесе итеп билгеләнде ТР Мәдәният министры Ирада Әюпованың дүрт киңәшчесе барлыкка килгән.5300
-
2 март 2021 - 17:02"Укы һәм кайтар!" 3 - 15 мартка кадәр Әтнә үзәк китапханәсендә "УКЫ ҺӘМ КАЙТАР! " акциясе игълан ителә.4700
-
2 март 2021 - 16:40Танылган мәдәният хезмәткәре бүген котлаулар кабул итә Бүген Ары авылы аксакалы, мөхтәрәм кешесе, үзенең 50 ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Татарстанның һәм Россиянең Атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәтҗанов Гәрәфетдин Сәләхетдин улының туган көне.16700
-
2 март 2021 - 15:02Татарстанда тагын 53 кеше коронавирус йоктырган 32 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өендә дәвалана.5400
-
2 март 2021 - 13:55Татарстан Республикасында хәбәр итү системасын тикшерү уздырылачак 3 и 4 марта в Республике Татарстан пройдет проверка системы оповещения населения.5500
-
2 март 2021 - 13:15Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте4900
-
2 март 2021 - 12:06Ана капиталыннан айлык түләү алу өчен кабат гариза кирәк була Коронавируска бәйле рәвештә, узган бер елда барлык түләүләр әти-әниләрдән һәм гаиләнең керемнәрен раслаудан башка автомат рәвештә озайтылган иде.6400
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
2 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:5300
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.22300
-
2 март 2021 - 16:00"Әтнә таңы" ташламалар ясый8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан "Әтнә таңы" ташламалар ясый.11000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.71600
-
1 март 2021 - 13:07Безнең Сөмбел "Запорожец"лар ярышында беренче 28 февраль көнне Арча шәһәре ипподромында "Запорожец" автомобильләрендә, әфганчы-сугышчыларның "Сугышчан туганлык" район җәмәгать оешмасы призына ярышлар булып узды.23901
-
28 февраль 2021 - 11:15Әтнәдә намаз уку бәйгесе Әлеге минутларда Олы Әтнә мәчетендә намаз уку бәйгесе уза.21200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика