Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә министрлыктан киләләр

"Гостехнадзор" техника белән бәйле куркынычсызлыкны һәрдаим күз уңында тота. Күптән түгел оешманың район инспекторы Рафил Сабиров "Ленин" хуҗалыгында авыл хуҗалыгы машиналарының, тракторларның техник халәтен тикшерде. Моны хуҗалык инженеры Таһир Садриев белән бергә башкардылар. Биредә авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга куюга, эксплуатация кагыйдәләрен дөрес итеп үтәүгә игътибар зур булды. Тракторларның "выхлопной"...

"Гостехнадзор" техника белән бәйле куркынычсызлыкны һәрдаим күз уңында тота.

Күптән түгел оешманың район инспекторы Рафил Сабиров "Ленин" хуҗалыгында авыл хуҗалыгы машиналарының, тракторларның техник халәтен тикшерде. Моны хуҗалык инженеры Таһир Садриев белән бергә башкардылар. Биредә авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга куюга, эксплуатация кагыйдәләрен дөрес итеп үтәүгә игътибар зур булды.

Тракторларның "выхлопной" газы нормага киләме икәнлеген дә тикшерделәр. Анысы махсус җиһаз ярдәмендә башкарыла. Фотода нәкъ шул мизгелне күрәсез. "Ленин"да бер трактор чыгарган төтеннең экологик нормага бик үк туры килмәве ачыкланды. Ул гына да түгел, инспекторда руль, тормозларны тикшерә торган приборлар да бар. Алары техник күзәтү вакытында кулланыла.

Тикшерү болар белән генә чикләнмәде. Техник ремонт барышында куркынычсызлык кагыйдәсе үтәлеше, аеруча фермадагы агрегат, төрле станок, электр җиһазларының янгын куркынычсызлыгы таләпләренә төгәл җавап бирүенә игътибар зур булды.

Кыскасы, "Технадзор" тарафыннан узган комплекслы тикшерү булды бу. Булган кимчелекләрне "вак-төяк" дип бәяләде инспектор. "Ленин"га гына түгел, хуҗалыкларның һәрберсенә кышкы саклауга куелган авыл хуҗалыгы машиналарының ГОСТ таләпләренә туры килүен карап чыгарга кирәк. Сәбәбе дә җитди. Тиздән аларның сакланышын тикшерү буенча Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы комиссиясе киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев