Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә ОМОНнар кайтты

Аларны күргән халык арасында имеш-мимеш дә яшен тизлегедәй таралды. "Кемдер югалган шуны эзлиләр", "Әтнәне чолгап алганнар иде", - дип тә күпертеп җибәрделәр.

- Бернинди хәвеф-хәтәр юк, Алла сакласын. Бары тик республикакүләм профилактик чара гына узды. Алар белән берлектә рейдларга чыктык. Кичке сәгать 10нан соң, унсигез яшькә кадәр яшүсмерләр олылардан башка урамдарда йөрергә ярамаганлыгы хакында гел әйтеп, язып торсак та, 11 яшүсмер тоткарланды. Протоколлар төзелеп, әти-әниләренә тапшырылды. Шулай ук ике мәдәният мөдиренә дә протокол төзелде. Клуб ачык, яшьләр аракы эчеп утыралар. Мөдирләрне өйләреннән чакыртып алырга туры килде, - диде район полиция бүлекчәсенең җитәкчесе урынбасары Илшат Баязитов.

Кисәтеп шуны әйтәсе килә, мондый профилактик чаралар, авылларга рейдлар белән чыгулар киләчәктә дә дәвам итәчәк икән. Шуңа да законнарны төгәл үтик. Берәүнең дә кесәсендә кая куярга белми аптыраткан, артык акчасы юктыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев