Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә Татарстан лидеры килде

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовны район башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм башка рәсми затлар каршы алды. - Райондагы басу-кырлар торышыннан мин бик канәгать, - диде республикадагы урып-җыю барышын шәхси контрольдә тотучы Рөстәм Миңнеханов "Таң" хуҗалыгының Кышлау фермасында күмәк хуҗалык...

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовны район башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

- Райондагы басу-кырлар торышыннан мин бик канәгать, - диде республикадагы урып-җыю барышын шәхси контрольдә тотучы Рөстәм Миңнеханов "Таң" хуҗалыгының Кышлау фермасында күмәк хуҗалык һәм авыл җирлеге җитәкчеләре белән очрашуда.

Республиканың төньяк районы саналган Әтнәдә урып-җыю яңа башланып килә. Игенчеләрнең тырышлыгын, районның техник-матди хәлен күзаллаган хәлдә, бернинди тоткарлык булмас кебек. Республика лидеры алда торган сайлауларга әзерлек буенча да сорашты. Шөкер, бу яктан да аларның уңышлы узачагына ышаныч зур.

Рөстәм Миңнеханов "Таң" хуҗалыгының Кышлау фермасында яңа сафка баскан, заманча объектлары белән танышты.

Әйтик, терлек азыгы әзерләү цехы әле эшли дә башламаган. Фермадагы барлык терлекләргә дә азык шушында әзерләнә. Республика лидеры 800 баш сыерга исәпләнгән торак һәм саву залын аеруча ошатты. Шулай булмый ни, бар да яңа, заманча. Ни дисәң дә Татарстан - икътисади күрсәткечләр буенча бәхәссез лидер. Һәм бу безнең "Таң" хуҗалыгында да чагылыш таба. Алары белән хуҗалык җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин таныштырды. Сыерлар өчен калын салам аслыгы, терлек азыгы кертү һәм тирес чыгару аралыклары булган торак белән кызыксынды.

- Канада, яисә, үзебезнең Себер ысулына көйләнгән технология бу, - дип аңлатып барды район башлыгы.

Савым залында берьюлы 32 баш сыерны савалар. Бар җирдә чисталык һәм тәртип.

Ә менә яшь бозаулар торагына кергәч, Татарстан лидеры калын салам түшәктә тыныч кына күшәп ятучы бозауларны хәтта фотога төшереп алды. Аларны тукландыру рационы, тәрбия шартлары белән кызыксынды.

Ихлас куандым: Рөстәм Миңнеханов та, Марат Әхмәтов та күргәннәрдән канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев