Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә Татарстанда савылган барлык сөтнең 3,7 проценты туры килә

11 августка район күмәк хуҗалыклары 127 тонна сөт саудылар. Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча бу көнне Әтнәдә бер баш сыердан уртача 18,8 килограмм сөт савылган. Республикада иң зур күрсәткеч бу. Барлык 43 районда уртача 14,7 килограмм сөт сауганнар. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына исәпләгәндә бездә 2,37 килограмм сөт савылды....

11 августка район күмәк хуҗалыклары 127 тонна сөт саудылар. Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча бу көнне Әтнәдә бер баш сыердан уртача 18,8 килограмм сөт савылган. Республикада иң зур күрсәткеч бу. Барлык 43 районда уртача 14,7 килограмм сөт сауганнар. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына исәпләгәндә бездә 2,37 килограмм сөт савылды. Бу күрсәткечкә дә җитүче юк. Татарстан буенча ул 0,86 килограмм гына.

Гомумән алсак, республиканың 43 районында бу көнне 3423,3 тонна сөт савып алдылар. Биредә безнең өлеш - 127 тонна. Кыскасы, Татарстанда бу көнне сауган барлык сөтнең 3,7 проценты Әтнәгә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев