Әтнә таңы

“Әтнәгә теләп киләм”, - ди Ирина Полякова

Районга Татарстандагы Физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина, шушы ук оешма инструкторы, Турин шәһәрендә узган Паралимпия чемпионы Ирина Полякова килде.

- Әтнәгә бик теләп киләбез. Сездәге кунакчыллык үзенә тарта, - диләр алар.

Районда инвалидлар ункөнлеген шушы олы кунаклар ачып җибәрде дияргә була. Декада уңаеннан үткәрелүче шахмат, теннис бәйгеләрен карап, җиңүчеләрне котладылар. Мөмкинлеге чикле әтнәлеләргә Яшьләр эше, спорт һәм туризм комитетының, аеруча бу оешманың әйдәп баручы белгече Фәридә Җәләлетдинованың ярдәме зур булуны да билгеләделәр.

Ирина Васильевна кечкенә чакта ук ике аяксыз кала: протезлар куялар. Берәү булса кулын төшерер дә инвалидлык тормышына риза булып тыныч кына яшәр иде... Ирина Полякова андый түгел: шул хәлдә дә ул ныклап спорт белән шөгыльләнә башлый. Биредә аның интернатта тәрбияләнүен дә әйтергә кирәк. Теннис уйный, бассейнда йөзә, чаңгы шуа... Нәкъ менә соңгысы белән дөньякүләм танылуга ирешә. Шунысы кызык, беренче медален СССР чорында ук, ТАССРның теннис беренчелегендә яулый. Бүгенге көндә 23 медале спорт музеенда саклана...

Реклама

Мәкаләнең тулы вариантын газетада укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: