Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә тиңнәр юк

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 23 ноябрьгә биргән оператив мәгълүматлары бу көнне Әтнә районында 128 тонна сөт савылуын күрсәтә. Кечкенә районның республика "сөт казаны"на салган зур өлеше бу. Тулай савымга күз салсак, 4 районда гына бездән күбрәк савалар: Балтач, Кукмара, Арча, Мамадышта ул 155,5-138,2 тонна тәшкил итә. Районыбыз хуҗалыклары узган елга...

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 23 ноябрьгә биргән оператив мәгълүматлары бу көнне Әтнә районында 128 тонна сөт савылуын күрсәтә.

Кечкенә районның республика "сөт казаны"на салган зур өлеше бу. Тулай савымга күз салсак, 4 районда гына бездән күбрәк савалар: Балтач, Кукмара, Арча, Мамадышта ул 155,5-138,2 тонна тәшкил итә.

Районыбыз хуҗалыклары узган елга карата +21,5 тонна, ә ай башы белән чагыштырсак +8 тонна сөт җитештерәләр! Ә инде соңгы көннәрдә Арчаның бер урындарак таптануын һәм Мамадышта, Балтачта сөтнең кими баруын күзаллаган хәлдә, югарырак менү мөмкинлегебез дә бар.

Бер баш сыердан савып алган сөт күләме буенча безнекеләргә тиңнәр юк. Бер сыердан уртача 19 килограмм сөт савабыз. Бездән соң баручы Сабада - 17,5 килограмм, Мамадышта - 17 килограмм, Балтач, Кукмарада бер поттан кимрәк сөт савалар. Ә Татарстан буенча бу көнне бер баш сыердан уртача 12,3 килограмм тәшкил итте. Кызганыч, республикада ул ай башына карата да, алдагы көн белән чагыштырсак та минус күрсәткеченә таба тәгәрәгән. Шөкер, әлегә алдагы елдан артыграк.

Сөт саву күрсәткечләрен чагыштырганда, аны авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына җитештерү дә мөһим роль уйный. Сөт җитештерү рейтингын ачыклаганда бу графа да исәпкә алына. Бу көнне ике районда гына 1 гектарга 2 килограммнан артык сөт савылды. Балтачта 2,01 килограмм булса, бездә 2,39 килограмм иде. Тагын җиде районда 1 килограммнан артык, башкаларда исә 1дән дә ким. Татарстан буенча бу күрсәткеч уртача 0,72 килограмм булды.

Оператив мәгълүматларда Татарстанның 43 районы күрсәткече бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев