Әтнәгә Тукай эзләре буйлап
Татарстанның "Музей язы - 2014" музейара акциясе кысаларында Олы Әтнәдә урнашкан "туган якны өйрәнү" музеенда Казаннан бер төркем кунаклар булып китте. Интертат.ру, Татаринформ матбугат агентлыкларыннан, "Мәдәни җомга" газетасыннан, "Тылсымлы куллар"журналыннан, Болгар радиосы, Татарстан мәдәният министрлыгы сайтларыннан унлап журналист Габдулла Тукай эзләре буйлап юлга чыккан. "Шагыйрь бишеге" исемендәге музейлар буенча маршрутны...
Татарстанның "Музей язы - 2014" музейара акциясе кысаларында Олы Әтнәдә урнашкан "туган якны өйрәнү" музеенда Казаннан бер төркем кунаклар булып китте. Интертат.ру, Татаринформ матбугат агентлыкларыннан, "Мәдәни җомга" газетасыннан, "Тылсымлы куллар"журналыннан, Болгар радиосы, Татарстан мәдәният министрлыгы сайтларыннан унлап журналист Габдулла Тукай эзләре буйлап юлга чыккан. "Шагыйрь бишеге" исемендәге музейлар буенча маршрутны Габдулла Тукай исемендәге әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Рябина оештырган. Кунаклар музейдагы экспонатлар әбелән таныштылар, район тарихы белән танышып үттеләр. "Туган якны өйрәнү" музееның җитәкчесе Эльмира Гыйләҗева һәм музей хезмәткәре Гөлия Зәйнуллинаның чыгышын журналистлар зур игътибар белән тыңладылар. Әлеген очрашу турында репортажны ТНВ каналында күрергә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев