Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә яңа судья килде

таныш булыгыз "Туганлашырга да өлгердем" Ул - Казаннан, 2006 елны Казандагы Федераль университетның юридик факультетын тәмамлаган, өйләнмәгән. Бездә җәмәгать суды судьясы вазифаларын башкарачак. Судья булып эшләү җиңелме? Бу хакта элекке һәм яңа җәмәгать судьялары - Ләлә Ирек кызы Курамшина һәм Тимур Илгизәр улы Шәйхиев белән сөйләштек. Ләлә Курамшина исеме районда...

таныш булыгыз

"Туганлашырга да өлгердем"

Ул - Казаннан, 2006 елны Казандагы Федераль университетның юридик факультетын тәмамлаган, өйләнмәгән. Бездә җәмәгать суды судьясы вазифаларын башкарачак.

Судья булып эшләү җиңелме? Бу хакта элекке һәм яңа җәмәгать судьялары - Ләлә Ирек кызы Курамшина һәм Тимур Илгизәр улы Шәйхиев белән сөйләштек.

  • Ләлә Курамшина исеме районда бик күпләргә таныш, килүегезгә бик озак булмаса да, сезгә ияләнеп беткән идек...

  • Әтнәдә эшли башлавыма 10 ел булды. Гомумән алсак, суд системасында инде 21 ел хезмәт куям. Судья статусы турындагы Закон буенча да, "выслуга"га бәйле рәвештә дә хезмәт срогым тулды. Әтнә миңа бик якын, биредә төрлесен кичердем. Эшләү дәверендә шуңа инандым: җәмәгать судьясына иректән мәхрүм итү белән бәйле хөкем карарлары чыгару физик яктан бик авыр.

  • Әтнә халкы турында нинди фикерләр белән китәсез?

  • Сер түгел, монда мин бик күпләр белән дуслашырга, туганлашырга өлгердем. Бу гаҗәп тә түгел, безнең вазифа, беренче чиратта, җәмәгатьчелек белән бәйле бит. Шуңа күрә кешеләр белән якыннан аралашабыз. Киңәш сораучылар да булды. Хәтта элек хөкем ителгәннәр дә килде.

  • Тимур Шәйхиев исеме дә халык күңеленә шулай ук якын булырмы икән?

  • Мин Әтнәгә эшләргә дип килдем. Шуңа күрә эш урынымның зур шәһәр яки кечкенә район булуы мөһим түгел. Халык мине дә үз итәр дип өметләнәм.

  • Әтнәгә килеп-китеп йөрерсезме?

  • Юк, монысын төгәл әйтә алам - мин Әтнәдә яшәячәкмен.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев