Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә яз озакка килдеме?

Табигать шаяра: яз озакка килдеме? Кыш уртасында язга чыктык, җәмәгать. Үткән атнада зәмһәрир салкыннар үзәккә үткән булса, бу атнада язгы тамчы тама. Алда безне ни көтәсен фаразлау да кыен. Хәтта белгечләр дә чаң суга. Казанда кыш уртасында күрелмәгән хәл - 2,6 градус җылылык күзәтелгән. Әйтүләренә караганда, 1961 елда да февраль...

Табигать шаяра: яз озакка килдеме?

Кыш уртасында язга чыктык, җәмәгать. Үткән атнада зәмһәрир салкыннар үзәккә үткән булса, бу атнада язгы тамчы тама. Алда безне ни көтәсен фаразлау да кыен. Хәтта белгечләр дә чаң суга.

Казанда кыш уртасында күрелмәгән хәл - 2,6 градус җылылык күзәтелгән. Әйтүләренә караганда, 1961 елда да февраль җылы булган. 4-2 Быел исә синоптик­лар февраль аенда уртача температура нор­мадан 10-18 градуска артык булыр дип фаразлый. Кыш уртасында карлы яң­гыр ява башлагач, күңелгә дә шик керә бит әле.

Дөрес, белгечләр республикада алдагы көннәрнең бераз тотрыклы буласын ышандыра. Бүген аерым районнарда кар­лы-яңгыр күзәтелсә, урыны белән буран булуы бар. Алдагы атнада 10 градуска ка­дәр суытырга мөмкин.

Лениногорскида яшәүче халык синоптигы Ринат Ибраһимов февраль, март айларында салкыннар буласын фаразлый.

- Сынамышларга күз салсак, елның-елында февральнең 20сеннән соң бураннар күзәтелә. Мондый көннәр мартта да булачак. Көчле бураннар аркасында юллар өзелгән еллар да бар, - ди Ринат ага. Ул күп еллардан бирле сынамышларны күзәтеп, теркәп бара. Аның әйтүенчә, һәр ай сынамышларга бай. Мисалга, Раштуа көнне җылы булса, яз соң һәм салкын килергә мөмкин икән. Тик кайбер елларда фаразлар чынга ашып бетми ди ул. Узган ел, мәсәлән, 18 градус салкын булган. Яз иртә килгән, суыклар кире әйләнеп кайтып, озакка сузылган. Көзге культураларга да зыян килгән. 1997 елда 25 градус салкын булган. Кыр эшләре 29 апрельдә башланган.

"Ул елны безнең районда уңыш 30 центнер тирәсе булды, республикада исә 37,8 центнерга җитте. Ә менә 2010 елда 27 градус салкын булган, кыр эшләре 21 ап­рельдә башланган. Яз әйбәт килсә дә, җәй бик нык коры булды. Нибары 11,3 центнер уңыш чыкты", - ди ул.

Быел исә бу көнне 12-13 градус салкын күзәтелгән. Ринат ага быелгы июль аеның явым-тө­шем­нәргә бай буласын фаразлый. 20 гыйнвар ничек була, июль шундый булачак, дигән сынамышка таянсак, быел бу көнне кар яуган. Аның фикеренчә, яз иртә киләчәк, тик салкыннар әйләнеп кайтачак. - Уҗымнар өчен бүгеннән үк куркып торам, - ди гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән Ринат ага.

- Алар көздән шикәр белән баеп кала алмады. Кышның бу рәвешле "кыланмышы" агачларга зыян салмасмы?

Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов белдергәнчә, әлегә агачларга зыян юк. "Җылыткач, температураның кисәк кенә төшеп китүе куркыныч. Тик бу көннәрдә темпера­ту­ра­ның уйнавы чия, слива агачларының чә­чәк бөреләренә салкын тидерергә мөм­кин. Алмагач, грушаларга берни булмас кебек. Аларның ботакларын алып кайтып тикшергәннән соң гына төгәл җавап бирергә була", - ди бакчачы.

Уҗымнарга килгәндә, Фарсель ага да кардан ачылган калкулыклы җирләрдә тамыр муентыкларына зыян килергә мөм­кин дип кисәтә.

("Ватаным Татарстан", /№ 16, 05.02.2016/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев