Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, сак булыгыз, машинагыз таймасын

Синоптиклар фикере буенча Әтнәдә генә түгел, бөтен Татарстанда юеш кар һәм урыны белән яңгыр явар кебек. Ә бу, үз чиратында автомобиль йөртүчеләрне аеруча сак булырга чакыра. Бүген температура +6 градус тирәсе генә, әмма 11 октябрьгә каршы төндә +2дән -3кә кадәр булачак. Көндез дә шул ук +6 градус көтелә. Юеш кар,...

Синоптиклар фикере буенча Әтнәдә генә түгел, бөтен Татарстанда юеш кар һәм урыны белән яңгыр явар кебек. Ә бу, үз чиратында автомобиль йөртүчеләрне аеруча сак булырга чакыра.

Бүген температура +6 градус тирәсе генә, әмма 11 октябрьгә каршы төндә +2дән -3кә кадәр булачак. Көндез дә шул ук +6 градус көтелә. Юеш кар, азрак яңгыр явар диләр. Димәк, тизлекне нык кына киметергә туры киләчәк. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр, хәтта хатын-кызлар арасында да тиз йөрергә яратучылар бар. Монда шиплы көпчәкләр белән генә котылып калу икеле. Саклыкның бердәнбер юлы - акрын йөрү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев