Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәнкыйть кәнфит тә була

Язылганга кайтып "Хөрмәтле газета хезмәткәрләре! Электрон хатлар укылмый, дип борчыла башлаган идем инде. Ярый укыгансыз, рәхмәт. Бу хатымны язып Сезне кимсетергә һич тә уйламаган идем. Ә нигә кимсенергә? Һәр кешенең әйткән яки язган фикереннән кимсенеп утыра башласагыз...үзегез үк языгыз, фикерләрегезне калдырыгыз, дигәнсез. Показать полностью.. Ә бәя бит арта, бер дә...

Язылганга кайтып

"Хөрмәтле газета хезмәткәрләре! Электрон хатлар укылмый, дип борчыла башлаган идем инде. Ярый укыгансыз, рәхмәт. Бу хатымны язып Сезне кимсетергә һич тә уйламаган идем. Ә нигә кимсенергә? Һәр кешенең әйткән яки язган фикереннән кимсенеп утыра башласагыз...үзегез үк языгыз, фикерләрегезне калдырыгыз, дигәнсез.
Ә бәя бит арта, бер дә артмый тормый. Нәкъ балалар бакчасындагы кебек. Анда да бит ата-аналарга балалар бакчаларындагы шартлар яхшыра, дип бәя арттырдылар. Ә нәтиҗәсе..."Тәнкыйть конфет түгел", ди халык. Тәнкыйтьләү түгел иде уем һич тә. Кеше эшен дә тикшермим мин... Ә язуга килгәндә язам мин, бары үзем өчен генә, Аллага шөкер!
Алена Петровна.

Алена! Сезнең хатны укып чыктык. Иң элек, рәхмәтебезне кабул итегез, Сез шул дәрәҗәдә актив, шундый укучыларыбыз булганга куанып та куябыз. Ә фикерләрегезгә килгәндә...Бәлки мин аңлата алмаганмындыр, я сез аңлап җиткермәгәнсездер, без фикерләр калдырганга кимсенмибез, ачулансагыз да, тәнкыйтьләсәгез дә үпкәләмибез, укыгыз гына. Үзгәрергә тырышуыбызны күрмәвегез генә кимсендерә....соңгы вакытта газета үзгәрмәде түгел, үзгәрде. Ул хакта бер сүз дә язмагансыз. Акыллы фикер әйтәсез икән, без аны конфет итеп тә кабул итәбез. Языгыз гына! Үз язмаларыгызны да җибәрегез, укып карыйк, бәлки бик яхшы язылгандыр алар, әрәм ятмасыннар.
Ә бәя артуга килгәндә, 444 сумның, газетаның яңа бәясе турында бара сүз, 65 проценты почтага китә, 35 проценты безгә кала. Элек тә шул чама гына иде, монысы безнең хезмәткә куелган бәя. Ничек уйлыйсыз, ни дәрәҗәдә бәяли ул безне?! Ә бакча бәяләре арту белән без дә бер дә килешмибез, гомумән артмасын иде ул бәяләр, аннан халыкка бернинди дә файда юк. Тик бу сездән дә, бездән дә тормый... халыкның, бигрәк тә балаларның "кадере" булган илдә яшибез шул. Ә халык киң күңелле безнең, ятимнәргә дә, авырту балаларга да акча таба, барын юк итеп булса да, тарихи урыннарны торгыза... Хәзер кайсы якка карасаң да авырту балалалрга дәвалану өчен акча җыялар, ә бит илдә ничә миллионер, ничә миллиардер бар... Ник берсе булышсын! Аңа да кимсенә күңел...
Ә хәзер Аллага шөкер, дип куйсак та була. Һәрнәрсә чагыштыруда сынала, диләр. Украина, чит төбәкләрдә барган ызгыш-сугышлар...шулай дип тә әйттертә. Алена! Аңлаштыкмы? Языгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев