Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәле 3 тәүлеккә “ял” га озатылган

Штрафны вакытында түләгән очракта, яртысы кире кайтуы турында язган идек инде. Монда шуны да онытмаска кирәк, акчаны тулаем түләп, кире кайтасын көтеп йөрисе юк. Вакытыннан алда түләгән очракта, кассада ук 50 процентын гына алып калалар. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов кабат шул хакта искәртә. Узган атнада исә районда 3 кешегә...

Штрафны вакытында түләгән очракта, яртысы кире кайтуы турында язган идек инде. Монда шуны да онытмаска кирәк, акчаны тулаем түләп, кире кайтасын көтеп йөрисе юк. Вакытыннан алда түләгән очракта, кассада ук 50 процентын гына алып калалар. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов кабат шул хакта искәртә. Узган атнада исә районда 3 кешегә кичке вакытта яктылык кайтаргыч элементларсыз йөргән өчен административ протокол төзелеп, 500 сум күләмендә штрафка тартылганнар. Тагын 4 кеше штрафны вакытында түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Аларның өчесенә штрафны икеләтә күләмдә түләргә туры киләчәк. Ә берсенә өч тәүлеккә административ арест билгеләнгән. Балаларны махсус креслода йөртмәгән өчен 3 машина йөртүчегә протокол төзелгән. Шулай ук 2 вак юл һәлакәте теркәлгән, зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев