Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәле, аккумуляторың ни хәлдә?

Дөньядагы беренче аккумулятор итальян физик Алессандро Вольта "җимеше". Ул ерак 1800 елда ук уйлап табылса да, 2 елдан соң гына әитештерүгә яраклы хәлгә китерелә. Ә инде 1859 елда француз галиме Гастон Плантэ аны зарядка куеп була торган хәлгә китерә. Бу очракта элетролит ролен күкерт кислотасы үти, электродлар урынына свинец пластинкалар...

Дөньядагы беренче аккумулятор итальян физик Алессандро Вольта "җимеше". Ул ерак 1800 елда ук уйлап табылса да, 2 елдан соң гына әитештерүгә яраклы хәлгә китерелә. Ә инде 1859 елда француз галиме Гастон Плантэ аны зарядка куеп була торган хәлгә китерә. Бу очракта элетролит ролен күкерт кислотасы үти, электродлар урынына свинец пластинкалар куллана.

Тормышның бар очракларына да ярый торган аккумулятор табып булмый. Һәр конкрет очракта билгеле бер типтагы аккумулятор гына ярый. Аккумуляторны машина эшләп торганда алыштырырга азапланмагыз. АКБны ялгау һәм өзү көчәнешнең дә үзгәрһенә китерә, ә бу автомобильнең электр җиһазлары эшендә өзеклекләр тудырырга мөмкин.

Мөһим яңалык! Элек фараларны кабызып, аккумуляторны "уята" идек, хәзер аккумулятор җитештерү технологиясе үзгәрде, шуңа күрә алай эшләү мәгънәсезлек. Чөнки хәзерге аккумуляторлар машинаны кабызганда максималь энергия бүлеп чыгаралар, ә тик торганда пластиналар сульфациясе булмый - шуңа күрә "уяту" да кирәкми.

Шунысын истән чыгармагыз, кышын машина гел йөреп торса, яңа, тиешенчә заряд җыйган аккумулятор да утырырга мөмкин. Түбән температурада батарея зарядны начар кабул итә. Шуңа күрә төзек булса да, аеруча кыска араларга гына йөргән, двигатель әйләнеше 3 меңнән артмаган машина аккумуляторының утыруы табигый. Шул сәбәпле суыклар чорында аккумуляторны әледән-әле алып, зарядка кую кирәк. Зарядка куяр алдыннан бераз вакытка җылы бинада тотыгыз, әмма сулы савытка куеп җылыта күрмәгез. Бу очракта температура тиз үзгәрә һәм пластинаның актив массалары коела.

Әгәр дә машинагыз аккумуляторы кинәт кенә утыра башлаган булса, артык борчылмагыз...

Бу очракта нишләргә кирәклеген газетадан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев