Әтнәле Азат Хәкимҗановтан шигьри сәлам
*Кышкы хисләр***** Серледер ул,уйнап кар бертеге, Бөтерелеп кунса иңнәргә... Матурлыгын мөмкин түгелдер ул, Башка фасыл белән тиңләргә... Ап-ак дөнья,ап-ак хисләр кебек, Энҗе булып яна күзләрдә... Кылыган барлык гамәл кала кебек, Атлап барган безнең эзләрдә... Сафлылыгы ап-ак яуган карның, Ак өметләр өсти күңелгә... Шул өметләр бирми яшәүемнең, Шәмнәренә җилдә сүнергә... Серледер...
*Кышкы хисләр*****
Серледер ул,уйнап кар бертеге,
Бөтерелеп кунса иңнәргә...
Матурлыгын мөмкин түгелдер ул,
Башка фасыл белән тиңләргә...
Ап-ак дөнья,ап-ак хисләр кебек,
Энҗе булып яна күзләрдә...
Кылыган барлык гамәл кала кебек,
Атлап барган безнең эзләрдә...
Сафлылыгы ап-ак яуган карның,
Ак өметләр өсти күңелгә...
Шул өметләр бирми яшәүемнең,
Шәмнәренә җилдә сүнергә...
Серледер ул кышның бураннары,
Бөтерелеп вальс биегән...
Яшь кәләштәй гүя,ап-ак булган,
Туй күлмәге белән киенгән...
(Азат Хакимзянов...28.12.2015г)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев