Әтнәле балачак гает коймагының тәмен әле дә хәтерли
Бәйрәм итеп гаилә белән гает коймагы ашап утырабыз. Гадәти көннәрдә еш пешерелсә дә, бүгенгесе ничектер тәмлершк, ләззәтлерәк тоела. Күңелдә бәйрәм, аңлатып булмый торган күтәренкелек. Хәтердә үткән еллар яңара. Без, ризык муллыгын күрмәгән балалар, гает көнне иртәрәк уянабыз, юрган астыннан башны чыгарып, әнинең дөрләп янган ипи миче каршында коймак пешерүен күзәтәбез....
Бәйрәм итеп гаилә белән гает коймагы ашап утырабыз. Гадәти көннәрдә еш пешерелсә дә, бүгенгесе ничектер тәмлершк, ләззәтлерәк тоела. Күңелдә бәйрәм, аңлатып булмый торган күтәренкелек.
Хәтердә үткән еллар яңара. Без, ризык муллыгын күрмәгән балалар, гает көнне иртәрәк уянабыз, юрган астыннан башны чыгарып, әнинең дөрләп янган ипи миче каршында коймак пешерүен күзәтәбез. Мич кызуыннан әнинең йөзләре алсуланган, ул безгә ягымлы карашын сирпеп ала. Бу вакытта әни безгә тагын да якынрак, матуррак булып күренә.
Хәзерге газ өстендә пешкән коймакны, әни пешергәне белән чагыштырам да, көрсенеп куям. Чертләп янган утын ялкынында пешкән, өстенә аз- маз күмер очкыннары сибелгән коймакларны әни эретелгән атланмай белән майлый, зур тоташ тәлинкәгә өеп, өстәл уртасына куя. Җиз самовар җырлый башлагач, назлап безгә эндәшә :
- Оланнар торыгыз инде, коймагым әзер, суытмагыз!
Без казармадагы яшь солдатлар тизлеге белән, агач сәкедән шуып төшәбез, мич артындагы комганнан бит урталарын юешләп, өстәл әйләнәсенә тезеләбез.
Сагындыра шул вакытлардагы утын мичендә әни пешергән гает коймагы...
Совет чорындагы мәктәп еллары да күңелдә яңара. Дингә каршы атеистик тәрбия алып барылса да, гает көнне сыйныф бүлмәләре коймак исе белән тула. Кайбер укучылар, укучылардан качырып, мәктәпкә берничә коймак алып киләләр, тәнәфестә кеше күрмәсен дип яшереп ашыйлар. Коймак исе укучыларның киемнәренә дә сеңгәндер, ул көнне мәктәптә тәмле коймак исе , бәйрәм рухы хакимлек итә.
Их, шул мизгелләргә тагын бер әйләнеп кайтырга иде...
Илсур Шакиров
Олы Мәңгәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев