Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәле: “Без дә күрдек асфальтны”

Ниһаять, безнең Зилин урамына да асфальт җәелә башлады, башланган эш беткән эш, диләр. Күп көтәсе калмады, озакламый без дә, иншалла, асфальт юллардан гына йөриячәкбез. Ходай Тәгалә сәламәтлегебездән аермасын, елларга тынычлык, сугыш афәтләре күрергә язмасын. Җитәкчеләребезнең күңеленә миһер-шәфкать килеп, халыкка тагын да йөз белән борылып, эш урыннары булсын иде. Чөнки бөтен...

Ниһаять, безнең Зилин урамына да асфальт җәелә башлады, башланган эш беткән эш, диләр. Күп көтәсе калмады, озакламый без дә, иншалла, асфальт юллардан гына йөриячәкбез. Ходай Тәгалә сәламәтлегебездән аермасын, елларга тынычлык, сугыш афәтләре күрергә язмасын. Җитәкчеләребезнең күңеленә миһер-шәфкать килеп, халыкка тагын да йөз белән борылып, эш урыннары булсын иде. Чөнки бөтен кешенең дә яшисе бар, балаларын укытасылары килә.

Ә без, өлкән кешеләргә алган пенсияләребезнең куанычын күреп, бу рәхәт заманда бераз яшәргә насыйп булсын. Бу игелекле эшне башкаручыларның тормышлары да гөрләп барсын, үзләре сәламәт булсыннар.

Җофар ВӘЛИЕВА,

Олы Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев