Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәле, элементың бармы?

"17-31 март көннәрне балалар белән бәйле юл һәлаәтләренә каршы "Язгы каникуллар" исемле профилактик чара уздырабыз", - дип хәбәр итте ЮХИДИнең административ законнарны үтәү инспекторы Рамил Гәрәев. Бу уңайдан ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булып юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер тапкыр искә төшереп узарга планлаштыралар. Бу гына да түгел, "Әтнә" полиция...

"17-31 март көннәрне балалар белән бәйле юл һәлаәтләренә каршы "Язгы каникуллар" исемле профилактик чара уздырабыз", - дип хәбәр итте ЮХИДИнең административ законнарны үтәү инспекторы Рамил Гәрәев.

Бу уңайдан ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булып юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер тапкыр искә төшереп узарга планлаштыралар. Бу гына да түгел, "Әтнә" полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча инспекторы белән берлектә әти-әниләр белән дә очрашырга уйлыйлар. 16 яше тулмаган балаларга әти-әниләр генә түгел, мәктәп каршында да хисап тотарга туры килә: элеккечә үк "Стоп. Твоя жизнь в опасности" исеме астында махсус карточкалар тутырылып, уку йортына җибәрелә.

Шушы ук чорда юлдагы транспорт чараларына ерактан ук күренерлек булырга чакыручы"Стань заметней" акциясе дәвам итә. Ягъни, яктылыкны кире кайтаручы махсус смайликлар җәяү йөрүче һәркемдә булырга тиеш. Әгәр яктыртылмаучы торак пунктта бармасаң, күз күреме начар булса бу элементың булу мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев