Әтнә таңы

Әтнәле хатирәләрен яңарта

Халкыбыз Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итә. Аны һәркем үзенчә көтеп ала. Өлкәннәр хәтерендә авыр сугыш еллары истәлекләре яңара. Минем өчен дә бу көн үзенчәлекле, чөнки әнием язмышында сугыш тирән эз калдырган.

Әнием, Гандәлиф Сәмигулла кызы Югары Көек авылында туып үсә. Әниебезнең ике кыз туганы, бер ир туганы була. Абыйсы сугышка алына, "Хәбәрсез югалды" дигән хәбәре генә килә.

Сугыш башланганда әнигә 16 яшь була. Шулай булуга карамастан, аны иптәш кызлары белән окоп казырга җибәрәләр. Аннан урман кисә. Өстә ямаулы кием, аякта - чабата. Чабаталары тузып, таралып төшә, агач белән күтәртеп бәйләп тә карыйлар. Ашарларына беткәч, алар әйтмичә авылларына кайтып китәләр. Кайтып җитү белән аларны тагы зәхмәтле урынга - Суслонгерга урман кисәргә җибәрәләр.

Монда күргәннәрне әни күз яшьләрсез сөйли алмый иде, һәм сөйләргә дә яратмады. Урман кискәндә агач астында калып үлгән япь-яшь кызларны да күрергә туры килә аңа. Ярты телем ипи белән кәбестә шулпасы - көне буе урман кискән яшь кызлар ризыгы. Шуңа да һәр көнне хәлсезләнеп, сөяккә калып 7-8 кеше үлә торган була. Әни дә 90 килодан 50 килога кала. Кышын - агач кайрысы, җәен - ашарга яраклы үлән аз булса да тамак ялгау мөмкинлеге биргән.

Тиф авыруыннан да күп кеше кырыла. Әнине дә үлде дип мәетләр арасына чыгарып салалар. Бер пешекче хатын аның ыңгырашканын ишетеп ала. Яшереп кенә әз-әзләп ипи кисәкләре биреп, аны үлемнән коткарып кала. Арча районыннан булган бу хатынга әни гомере буе рәхмәтле булды.

Сугыш беткәч, Түбән Бәрәскә авылы егете Галимулла белән тормыш корып җибәрәләр. Әтинең дә 4 абыйсы сугышка китә. 3се сугыш кырында ятып кала. Бары Зариф абыйсына гына исән кайту насыйп була.

Әти белән әнинең 4 баласы туа. Әтием бик оста гармунчы була. Гармунчылар слетында беренче урынны алып кайта. Әтием гармунда уйнап, әнием аңа кушылып җырлый торган була.

Әтием шигырьләр дә язган, бик башлы кеше булган. Төне буе "Мәңгелек двигатель" сызымы өстендә утыра. Сызымны хәтта Мәскәүгә дә җибәрә. Мәскәүдән биш мөһерле хат килә. Ләкин әтигә ул хатны күрергә насыйп булмый. Бу хатны әни русча яхшы белгән, сугыштан кайткан Гыйльметдин Мөхәмәтрәхимов абыйга алып менеп укыта. Хатта Галимулланы Мәскәүгә чакырган булганнар. Гыйльметдин абый: "Галимулла Хисмәтуллин бер атна элек үлде", - дип җавап хаты яза.

Әтием белән әниемнең парлы тормышлары озакка сузылмый. Әтиебез 4 баласын калдырып, 33 яшендә вафат була. Бу вакытта олысы 5нче яше белән бара, ә кечкенәсе 40 көнлек кенә була. Әни өчен тагын авыр көннәр башлана. Тормышны алып барырга, 4 баланы аякка бастырырга кирәк була. Гомере буе фермада хезмәт куя ул. Тугыз ел буе сенаж чабып алып, фермага төяп җибәрә. Әнием зур гәүдәле, көчле хатын була. Эштән туктагач, ул берүзе чапканны 4 ир-ат башкара. "Тегермәндә бер капчык күтәрә идек, ә Гандәлиф апа култык асларына ике капчык күтәрә иде", - дип искә алды Нәҗип абый Мөхәммәтҗанов. Кияүгә чыкканчы Сабан туенда 2 потлы герне түгәрәк мәйдан буенча күтәреп йөреп, трибунадагылар каршына китереп куя торган булган. Уңганлыгы, тырышлыгы аңа бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкинлек биргән.

Әнием аш-суга да бик оста иде. Үзенең эчке кичерешләрен җырларында чагылдырып, көйләп йөрде. "Зәңгәр күлмәк"не бик матур башкарганы әле дә исемдә. Без, балалар, аны яратып тыңлый идек. Әнием - хезмәт ветераны. Каты авырудан соң, 63 яшендә дөнья куйды.

Әти-әни нигезендә гомер итүем белән мин бик бәхетле. Хатыным Галиябану белән бер ул, бер кыз үстердек. Әти-әни рухын саклыйбыз, күркәм сыйфатларын үзебездә дәвам итәбез. Күңелемдә йөрткән бу хатирәләрем алар рухына дога булып ирешсен, урыннары оҗмахта булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: