Әтнәле – ике кулда...
Бардыр юлы... Дустым, хәбәрчебез, Күшәр авылында яшәүче Мөнир Шакировның ихтыяр көченә сокланып яшим. Ә аның тормышы бал да май түгел... Ничәнче көн күңел уйда, Чишелеш юк: Аяклылар көчсез. Беркем ярдәм итә алмый- Аяксызга! Дустым авыр хәлдә, юк чарасы, Торыр җире иске, юк гаражы. Әнисе дә карт бер карчык, туганы юк...
Бардыр юлы...
Дустым, хәбәрчебез, Күшәр авылында яшәүче Мөнир Шакировның ихтыяр көченә сокланып яшим. Ә аның тормышы бал да май түгел...
Ничәнче көн күңел уйда,
Чишелеш юк:
Аяклылар көчсез.
Беркем ярдәм итә алмый-
Аяксызга!
Дустым авыр хәлдә, юк чарасы,
Торыр җире иске, юк гаражы.
Әнисе дә карт бер карчык,
туганы юк таянырдай...
Үзе - ике кулда!
Аяклылар арасында
Бәргәләнә җаны уңга, сулга...
Корып куяр иде бер йорт,
булса ике аяк,
ә ул - ике кулда!
Аяклары - машинасы,
Анысын изге бәндә
яхшы ният белән бүләк итте.
Әнә шул "аякларына"
гараж кирәк иде...
Кем өчендер мал да түгел,
Байлар өчен - бер төкерек.
800 мең акча кирәк
Гаражлы йорт алу өчен...
Ә ул - ике кулда!
Адым саен киртә,
Үтә-үтә җаны теткәләнеп бетә...
Банк бирми кредит,
Аяклылар...читкә төртә.
Күңел генә нидер көтә.
Өмет итә һаман:
Бар да бөтен, ил дә бик бай,
Гуманитар ярдәм китә уңга-сулга...
Аяксыз бер дустым яши
Һаман уйда... ике кулда!
Юк чарасы, юк терәге,
Юк кирәге...
Ә ул яши һаман ышанычын югалтмыйча
Аяклылар арасында!
Ә алары... көчсез,
Булалмыйлар терәк...
Яратмыйлар сораганны...
Ә дустыма бик тә,
Бик тә ярдәм кирәк.
Килер тиздән кышы:
Юк гаражы, юк аягы...
Китек җаны һаман Ике кулда!
Аяклылар арасында!
Бәргәләнә күңел...
бардыр юлы...
Сүрия Мингатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев