Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәле, коралың булса – тапшыр

Россия Федерациясе җинаятьләр кодексы маддәләрендә күрсәтелгәнчә, кораллану предметларын үз ирке белән тапшыручы, гамәлләрендә башка җинаятьләр составы булмаса, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Шул нигездә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча бүлеге законсыз корал сакланучы район гражданнарына - кирәкмәгән нәтиҗәләр булмасын өчен аларны акчалата бүләкләнү юлы белән полициягә тапшыруыгызны сорый. Кораллану...

Россия Федерациясе җинаятьләр кодексы маддәләрендә күрсәтелгәнчә, кораллану предметларын үз ирке белән тапшыручы, гамәлләрендә башка җинаятьләр составы булмаса, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

Шул нигездә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча бүлеге законсыз корал сакланучы район гражданнарына - кирәкмәгән нәтиҗәләр булмасын өчен аларны акчалата бүләкләнү юлы белән полициягә тапшыруыгызны сорый.

Кораллану предметларын тапшыру өчен участокның вәкаләтле вәкиленә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча бүлегенең НЛРР инспекторына яки дежурлык бүлегенә мөрәҗ әгать итәргә кирәк.

Гражданлык коралын кулланучылар (яисә тиешле лицензия алуга дәгъва кылучылар), лицензия алуга, озайтуга, кабат рәсмиләштерүгә яки саклау һәм корал йөртүгә рөхсәт лицензиясе алуга гариза бирүне Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (www.gosuslugi.ru) аша башкара алалар.

Э.И.ӘМИРОВА, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча НЛРР инспекторы, полиция капитаны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев