Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәле әнисенә багышлап

Әниемнең гомер юлы Егерменче йөзнең башы, Әнкәй туа ачлык елда. Бер тамчы да төшми җиргә, Яңгырлары тансык була. Тук та тормый ,ач та булмый, Атлар белән җир сөрелә. Тубал белән орлык чәчеп, Җир ананы сөендерә. Урак тотып иген ура, Көлтә бәйләп бәбкә куя. Әвен кадәр машинага, Көлтә кертеп биреп тора....

Әниемнең гомер юлы

Егерменче йөзнең башы,

Әнкәй туа ачлык елда.

Бер тамчы да төшми җиргә,

Яңгырлары тансык була.

Тук та тормый ,ач та булмый,

Атлар белән җир сөрелә.

Тубал белән орлык чәчеп,

Җир ананы сөендерә.

Урак тотып иген ура,

Көлтә бәйләп бәбкә куя.

Әвен кадәр машинага,

Көлтә кертеп биреп тора.

Кызу кояш асларында,

Көннәр буе тир тамыза.

Басу тузаннарын коеп,

Юлны һәркөн җәяү уза.

Яшьлеген дә сугыш йота,

Аякта да юк бит ката.

Ай да үтми чабаталар,

Юл йөрүдән чәчәк ата.

Кышкы көндә суыклардан,

Чабаталар шакы-шокы.

Мич ашлары төштә генә

Ашарга да такы-токы.

Кайгы-михнәт һәрбер өйдә

Сугыш барган елларында.

Торф чаба,утын кисә,

Свердлауның урманында.

Окоп та казый Апаста,

Юллар салуда катнаша.

Чана тартып орлыкны да

Чыпчыктан ук алып кайта.

Колхоз нәрәтләрен өзми

Иптәшләре белән бергә.

Айлар буе кайтып керми,

Җиңү китерәләр илгә

Үзәкләре өзелгәндер,

Гомер буе кыр эшен дә

Хезмәтенә күрә хөрмәтне

Татымаган бер кеше дә

Шунда күргән газапларны,

Күтәрә нык иңнәрендә.

Искә алса күз яшьләрен

Һич тыялмый күзләрендә.

Килде рәхәт замана дип,

Сөйләнеп бер дә туялмый.

Имин булсын еллар диеп

Теләкләрен безгә юллый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев