Әтнә таңы

Әтнәле олы абыйсы турында

Олы абыем Илдар. Олы абыем Илдар -минем тормышымда иң зур роль уйнаучы кешедер, мөгаен. Миннән 6 яшькә олы, 1935 елгы Илдар абый әтинең сугышка киткәнен бераз хәтерли иде. Әни белән җитәкләшеп, тәпиләп әтине озатырга Әтнәгә баруларын, әтинең аңа истәлеккә пәке бүләк итеп калдыруын дулкынланып сөйли торган иде. Мин абыйның бала...

Олы абыем Илдар.

Олы абыем Илдар -минем тормышымда иң зур роль уйнаучы кешедер, мөгаен. Миннән 6 яшькә олы, 1935 елгы Илдар абый әтинең сугышка киткәнен бераз хәтерли иде. Әни белән җитәкләшеп, тәпиләп әтине озатырга Әтнәгә баруларын, әтинең аңа истәлеккә пәке бүләк итеп калдыруын дулкынланып сөйли торган иде. Мин абыйның бала вакытларын бик белмим,ул семьяда иң олы "ир кеше" буларак без нәниләр белән бик булышмагандыр да. Мин 1949 елда 1-сыйныфка укырга кергәндә ,ул инде 7 нче чыгарыш сыйныфта укый иде.

Әти сугышта хәбәрсез югалды. Әни күзенә карап торган 4 баланы тәрбияләүнең нинди авыр икэнлеген мин сабый акылы белән дә аңлый идем. Колхозда бушка эшләгәнче,тамагы тук өсте -башы бөтен булыр,ичмасам берәр һөнәр алып чыгар диптер,әни Илдар абыйны Казанның Караваево бистәсендәге 3нче һөнәр училищесына укырга бирә.

Авылдашы,дусты Халиков Вильдан белән,кечкенә ябык гәүдәләренә тупас кара сукнодан тегелгән шинельләр киеп,авылга кайтып,егет булып кәперәеп йөргәннәре әле дә минем күз алдында. Без, юеш борыннар,аларга чит планета вәкилләренә караган кебек кызыксынып,кызыгып карый идек.

Училищедан слесарь-сборщик һөнәрен алып чыккан егетләрне СССРның төрле почмакларына эшкә җибәрәләр. Урыссу, Стерлитамак,Магнитогорск -Илдар абый эшләгән

төбәкләр. Кулга аз-маз акча төшә, тулай торакта яшьләр тормышы гөрләп тора. Авылның хәерче тормышыннан туйган егеткә тагын нәрсә кирәк? Өйгә ярдәм аз, хатлар да сирәк килә, бер урыннан икенчесенә күчкәндәге артык-пыртык киемнәрен посылка белән авылга салырга онытмый тагын. Ә без посылка алгач кош тоткандай булабыз. "Мәгъмүрә малае посылка салган"-дигән сүз яшен тизлегендә авылга тарала,бездә горурлык хисе тудыра.

Һәр елны отпуска биргәннәрдерме,юкмы,ләкин абый авылда күренмәде. "Мин армиягә киттем,авылга кайтырга өлгермәдем,ачуланмагыз!"-дигән хатын алгач, әни: Мин зимагур үстергәнмен икән..."-дип елаган иде. Без өебезне сатып ,"Үлсәм-үләм,ләкин нигеземне ташламыйм!"-дип киреләнгән ялгыз яшәүче әби янына күчендек.

3 еллык солдат хезмәтен тутырып,абый армиядән кайтып төште. Үскәнмендер,ул мине,ягъни 8 нче сыйныфта укучы энесен дә танымый торды. Әле колхозлар ярлы,хезмәткә түләү юк дәрәҗәсендә,авыл тормышы авыр. Абый берничә көн авыл белән танышып йөрде дә: "Авылдан китмим,ни күрсәк тә бергә күрербез",-дип катгый карарга килде. Син нишләп авылның иң яхшы урынында урнашкан өебезне сатып,бернәрсәгә ярамаган,хәттә бәрәңге бакчасы да булмаган бу нигезгә төшнең?!-дип әнине шелтәләде. Колхозның трактор бригадасында учетчик,заправщик,колхоз доставщигы (колхозга кирәк-яраклар юнәтүче),аннары күп еллар завхоз булып эшләде. Читтә йөреп шомарган,урысчаны яхшы белгән,теләсә кем

белән уртак тел таба алган,тапкыр телле абыйның дуслары авылда гына тугел,районда да,хәтта Казанда да куп иде.

Аның авыл яшьләре арасында абруе зур иде. Колхозның ДОСААФ рәисе буларак ,ул төрле спорт ярышлары оештырды,үзе дә чаңгы ярышларында беренчелекне бирмәде.1960 елның башында абый авылның бик чибәр,узеннән 6 яшькә Кече Сатирәгә өйләнде. Минем КГУның беренче курсында укыган ел. Үч иткәндәй, минем туй көнне физкультурадан зачет бирәсем бар. Абыйның туенда булу теләге көчле булган күрәсең-мин зачет бирәсе урынга туйга кайтып киттем. Ахырдан бөтен шәһәр буенча физкультура укытучысын эзләп чабарга, ял көне 10 км га чаңгы ярышында катнашырга туры килде.Шуннан соң гына мине экзаменнарга керттеләр . Минем классташ, яшьтәш, бик булган Сатирә Илдар абыйга бер-бер артлы биш бала бүләк итте. Тормышлар рәтләнеп, балалар матур гына үсеп килгәндә (олы уллары Искәндәр педагогия институтында укый иде), Урта Азиядәге туганнарыннан кунак булып кайтуга, бөтенебезне шок хәленә китереп, абыйга 5 баланы калдырып , Сатирә кинәт авырып китеп дөнья куйды. Балаларының иң кечкенәләре, игезәкләр Әлфия белән Гөлфиягә, нибары 3 яшь иде...

Ильдар абый ни кичергәннәрен үзе генә белгәндер.Әле ярый, өйдә әни карчык бар. Ул балаларны үз канаты астына алды, алар өчен әни дә, дәү әни дә булды, бөтен назын, күңел җылысын аларга бирде.

Реклама

Вакыт иң яхшы дәва, диләр. Күңел ярасы акрынлап төзәлә башлый. Яшәргә балаларны аякка бастырырга кирәк! Бу җаваплы әшне бер әни карчык өстенә генә ташлау дөрес булмас иде. Һәм абый Әтнәдә кибетче булып эшләүче Саимәгә, балаларга әни булып килергә тәкъдим ясый. Үзенең институтта укучы ике баласы булу өстенә Мәңгәргә килеп тагын биш балага әни булырга ризалашу Саимә өчен зур батырлык иде. Моның өчен олы йөрәкле булу кирәктер. Балалар акрынлап яңа әнигә тартылдылар, аны үз иттеләр, "әни" сүзен кызганмадылар. Саимә дә аларны үз балалары кебек яратты. Үзенең эчкерсезлеге, әрсезлеге, кыюлыгы, шуның өстенә шаянлыгы, урыслар әйтмешли " компанейский" лыгы белән ул "ибәт" нәселендә генә түгел, бөтен авылда үз кешегә әйләнде. Илдар абый белән алар шул кадәр пар килггәннәр иде, һәр мәҗлестә игътибар үзәгендә булдылар. Саимәнең матур итеп җырлавы , кирәк моментта әйтелгән шаян сүзләре, Илдар абыйның анекдотлары, "Миләш күләгәсендә " җырын сузып җибәрүе мәҗлескә ямь өсти, аны икенче көнне дә көлеп искә аларлык итә иде. Саимәнең мәҗлес ахырында :" Әйдә, картым, кайтык, сиңа әйтәсе сүзем дә бар кебек !"- дип халыкны көлдереп алуыда мәҗлескә ямь өсти.

Илдар абый туган җанлы, бик ярдәмчел иде. Аның белән киңәшмичә, бер эштэ эшләмәдем.

Балыкка, ауга йөрү безнең нәселгә ят нәрсә. Абыйга бу хиреслек каян килгәндер, мин аның тормышын моннан башка куз алдына китерә алмыйм. Ул район аучылык

җәмгыяте эшендә актив катнаша. Кызу эш өстендә завхоз эш урынында булырга тиеш, аңа теге яки бу нәрсәне сорап еш мөрәҗәгать итәләр. Ул склад ачкычын энекәшләренә калдырып булса да, шыпырт кына балыкка сыза. Кайтканда кармакларын кеше курмәсен дип, авыл башындагы апасында калдыра. Яхшы кармакларга ул акча кызганмый, аларны Мәскәүдән алдыра. Балык аркасында ул берничә мәртәбә аздан гына улмичә кала.30 градуслы салкында "Симет" елгасында боз тишеп балык чиерттереп утырганда, ул боз ярылып суга төшеп китә. Ничек кирәк алай судан үрмәләп чыгып,ул скафандр кебек бозланып каткан киемнәре белән,көчкә атлап,авыл башындагы Вәли абый өенә кайтып егыла. Икенче вакыт шәһәр балыкчылары белән Кама елгасында балык тотканда, көчле буран чыгып,алар утырган машинаны кар күмеп китә.

Иртән аларны МЧС хезмәткәрләре казып чыгара.

Тоткан балыгын ул,узенә аз гына калдырып,дусларына,куршеләренә өләшеп бетерә иде.

Кыш көннәрне анын буш вакыты кыр куяны артыннан чабып үтә. Салкынга, көчле җилләргә карамыйча, 30-40км. араны авыр аучы чаңгыларында узу аңа зур ләззәт китерә. Атып кайткан куянны тунап,бер тәүлек буе суын алыштыра-алыштыра,тозлы салкын суда тота. Аннары куян калҗаларын әни табага тезә,өстенә туралган бәрәңге куеп духовкада кыздыра. Йорт куяның бер кырыйда торсын!

Хәзер авылда аучылар да бетеп бара. Басуларда шәһәр аучыларын гына очратырга мөмкин.

Абый киң эрудицияле,анын һәр нәрсәгә үз фикере бар иде. Ул китапханәләрдән,таныш-белешләреннән кочагы белән,китап күтәреп кайтып,аларны йотлыгып укыды. Ул икейөзлекне күтәрә алмады,туры сүзле булып,кешенең кимчелеген йөзгә бәреп әйтә ала иде.

Тормышны ярата иде Илдар абый. Ләкин язмышның үз законнары. Әлегә медицина җиңә алмаган авыру эләктереп,ул моннан нәкъ 15 ел элек безнең арабыздан китеп барды.Моңа бәлки аның улы Искәндәрнең фаҗигалы үлеме дә тәэсир итми калмагандыр. Абыйны искә алып,сагынып сөйләшеп утыра торган хәләл җефете Саимә дә бакый дөньяга күчте. Ләкин әле Илдар абыйның туганнары,балалары,оныклары,дуслары исән. Алар аны сагынып,юксынып искә алалар.

Минем бу язмам моннан 15 ел элек үлгән абыем Илдар һәм мәкаләдә искә алынган барлык әрвахлар рухына дога булып ирешсен иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: