Әтнә таңы

Әтнәле шагыйрь турында республика матбугаты яза

"Intertat.ru" республика электрон газетасы Татарстанның халык шагыйре, Бөек Ватан сугышы каһарманы Сибгат Хәким - фронтның алгы сызыгында көрәшкән, шул тәмугтан исән килеш туган иленә кайту бәхете татыган сирәк әдипләребездән. Рус язучылары сугышка хәрби корреспондент итеп җибәрелгән вакытта, татарның каләм әһелләре кулларына мылтык тотып илне яклаган... Сибгат ага Хәким сугышның беренче...

"Intertat.ru" республика электрон газетасы

Татарстанның халык шагыйре, Бөек Ватан сугышы каһарманы Сибгат Хәким - фронтның алгы сызыгында көрәшкән, шул тәмугтан исән килеш туган иленә кайту бәхете татыган сирәк әдипләребездән. Рус язучылары сугышка хәрби корреспондент итеп җибәрелгән вакытта, татарның каләм әһелләре кулларына мылтык тотып илне яклаган...

Сибгат ага Хәким сугышның беренче айларында ук Совет армиясенә китә. Суслонгерда офицерлар курсы уза. 1942 елда фронтка Ржев шәһәренә озатыла. Хәрәкәттәге армиядә әүвәл - атучылар взводы, соңыннан рота командиры сыйфатында Ржев һәм Курск тирәсендә барган сугышларда катнаша, фронттагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Украина, Молдавияне азат итүдә батырлыклар күрсәтә. Фәкать 1946 елда гына Казанга кайта. Сугыштан соң гына ул Молдавиягә редакциягә эшкә җибәрелә.

Халык һәм тарих кузгалган,
Мин сугышчы, биштәрле,
Шул гади биштәрләргә
Бөтен язмыш өстәлде

- дип яза ул. Легендар шәхес турындагы хатирәләрне Татарстан Фәннәр Академиясенең вице-президенты, тарих фәннәре докторы, улы Рафаэль Хәкимов белән барлыйбыз.

- Әтинең сугыштан килгән хатлары алай күп дип әйтә алмыйм. Бары тик әнигә үзенең исәнлеген белдереп берничә җөмләле хәбәр генә сала торган булган. Гомумән, артык күп язмаган, сугышта иҗат ителгән бер шигырен генә беләм. "Курск Дугасы", "Дала җыры", "Бакчачылар", "Дуга", "Күги", "Торыгыз, Мусалар!", "Немец дәфтәреннән", "Эзлиләр Европа буйлап" әсәрләре - барысы да сугыштан соң гына иҗат ителде. Алгы сызыкта көрәшкән бит. Аның җае да булмагандыр, - дип башлады ул сүзен.

Сибгат Хәкимне замандашлары шәхес буларак бик тыйнак, дип бәяли. Фронттан орден-медальләр белән кайтса да, аларны тагып, күкрәк киереп йөрмәгән. Бары тик үз гомерендә бер генә тапкыр хәрби бүләкләрен чыңлатып алырга туры килгән, анысы да обком кушуы буенча. Сыкранып булса да, костюмында тишекләр ясап, орден-медальләрен тагарга туры килгәнен улы да раслый.

Язучы фронт хәлләре, андагы гыйбрәтле язмышлар хакында әсәрләрендә генә түгел, шәхси тормышында да бәян иткәли торган була. "Безгә башка язучылар еш килә торган иде. Менә алар җыйнаулашып төрле хәлләр турында фикер алыша. Әти бигрәк тә яшь шагыйрьләр белән аралашырга яратты. Шундый эчкерсез әңгәмәләр вакытында хәрби тема калку чагыла торган иде. Без дә тыңлап утыра идек. Соңгы елларда үзем сөйләттерә идем, мин аның сәркатибе кебек эшләп утырдым. Аңа йөрергә авыр булгач, шигырьләрен бастыра идем. Ничә ел дәвамында салкын, юеш окопларда ятуы үзен сиздерде: аяклары авыртты. Операцияләр кичерде бит... Рус телендә "Семь осенних вечеров" дип исемләнгән китап та әзерләгән идем. Әлеге китапта аның сугыш турында сөйләгәннәре дә бар", - ди Рафаэль әфәнде.

Бөек Ватан сугышы Сибгат аганың яшьлек елларын "урлый". Гарасатның буеннан-буена, фронтның алгы сызыгында көрәшергә туры килә аңа. Улының: "Әти, ник синең орденнарың бик аз?" - дигән соравына: "Без бит гел алгы сызыкта идек. Анда безнең батырлыкларны кем күрә? Штаб - артта, без - алда. Безгә, рус теленә караганда, немец теле ешрак ишетелә торган иде. Безнең алда гел разведка эшләде", - дип искә ала торган була ул сугыш хәлләрен. "Батальоннарында 500 кеше булган, бер бәрелештән соң нибары 9 кеше генә исән калган. Ротасын яңадан җыйганннар. Әти рота командиры булган", - дип дәвам итә сүзен Рафаэль Сибгат улы.

Сугышчан иптәшләрен атакага әйдәп, дошман утына каршы күтәрә алган кыю йөрәкле Сибгат Хәким тыныч тормышта, әйткәнемчә, басынкырак була. Ләкин кирәк чакта, тиешле урында үзенең кыю фикерен һәрвакыт ярып салган ул. Тышкы йомшаклык артында эчке рухи ныклык яшеренеп яткан. 1937 елда Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфаннарга яла ягылган чагында ук инде аларны бердәнбер Сибгат Хәким яклап чыккан... Шул болганчык елларда ук курыкмыйча үз фикерен җиткерә алган татар әдибе. Бер яктан - тыйнак, икенче яктан - сүзендә тора алган шәхес ул. Шагыйрь фикеренә "өстәгеләр"дә еш колак сала торган булса кирәк, чөнки аны үз яннарына еш чакыртканнар. Бервакыт Сибгат абый костюм-чалбарларын киеп, обкомга җитди очрашуга чыгып китә. Ләкин аякларында өй башмакларын алыштырырга оныта...

Реклама

Хәсән Туфан белән дуслыгы хакында да искәртеп үтми мөмкин түгел. "Бу ике кешедән көн буена бер җөмлә ишетсәң, Аллага шөкер, дияргә мөмкин, - ди Рафаэль абый. - Ә икесе бергә очраша калса, көннәр буе бертуктаусыз гәп куерталар. Урманга чыгып китәләр дә рәхәтләнеп серләшәләр. Менә шундый кеше иде алар".

Хатыны Мөршидә ханымның фидакярь тырышлыгы, кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә, язучы башы-аягы белән дигәндәй чумып, әдәбиятыбыз фондын үлемсез әсәрләргә баета. Һәм иң куанычлысы шул: әсәрләр вакытлы матбугат, китаплар аша үз укучысына барып җитә тора. Рафаэль абый раславынча, язучының шәхси архивында үз вакытында басылмый калган әсәрләре юк дәрәҗәсендә. "Әти ул яктан бәхетле булды, язган әйберләрен бастырып тордылар. Шигырьләрен башында озак вакыт уйлап йөри, аннан соң гына кәгазьгә төшерә. Шуңа күрә язылгач, төзәтми иде инде. Рус телләренә дә тәрҗемә ителеп торды", - ди ул.

Сибгат Хәкимгә багышланган "Таныш өянкеләр" истәлек китабында Мөршидә ханымның да мәкаләсе бар: "Урта медицина белгече генә булсам да, гомер буена "өй врачы" да идем. Сибгат сугыштан авырып кайтты. Ул сугышның башыннан ахырына кадәр пехота офицеры булды. Җилкәсендә авыр әйберләр күтәреп йөргәнлектән, ике аягында да кан тамырлары шеште - тромбофлебит булды. Үпкә, бавыр, ашказаны, эчәкләренә салкын тия, барысы да авырта. Карасаң, җан өши: тире дә сөяк кенә. Күзләре эчкә баткан, йөзе сап-сары... "Күзләрендә нур бетмәгән әле, Алла боерса терелер", - дип кайнанам гына юатты..."

Мөршидә ханым үзе дә шигырь җанлы була. Яшь чагында "Чигелгән яулык" дигән бер җыентыгы да чыккан аның.

- Әти аны тиз туктаткан: "Халтурщиклар синсез дә күп..." - дигән. Әмма әни истәлекләр яза башлады, аның осталыгы сокландыргыч иде. Төзәтеп тормыйча да фикерен анык җиткерә белә иде. Ул чорда татар әдипләренең хатыннары да татар рухы белән яшәде.

Әни гомере буе шәфкать туташы булды. Авыр сугыш елларында да сыгылып төшмәгән ул, абыем Рөстәмне тәрбияләгән. "Зингер" машинасында әби җылы телогрейкалар тегеп саткан. Бергәләп көн күргәннәр, әтине көткәннәр. Әти кайткач, әнигә: "Ирегез озак яшәмәс, бик бетеренгән", - дигәннәр. Ә әни бар көчен куеп, әтине аякка бастырды. Аягына гына да ике катлаулы операция ясадылар. Диета, режим буенча ашатканы минем дә хәтердә. Ашарга утырганда, ризык тозсыз, борычсыз булса, анысы әтинеке икәнен белә идек инде. Әти алдында тавышланырга ярамый. Гел кәефен генә күреп торырга кирәк икәнен бәләкәй чактан ук канга сеңдереп үстек. Гаиләдә әтинең абруе зур, безнең өчен ул һәрвакыт авторитет иде.

- Әтиегез кеше буларак ул нинди иде?

- Ул безгә беркайчан да "юк" дип әйтмәде. Киңәшләр мәсьәләсенә килгәндә, ул миңа бердәнбер васыять кебегрәк: "Син, улым, чиновник булма!" - диде, фәкать шуны гына кырт кистереп әйтте. Үзе дә түрә булмады. Обком аны Язучылар берлеге рәисе итеп куярга планлаштырган була. Башта димләделәр, герой буласың, квартирың, машинаң була, диделәр. Аннан катгыйрак әйттеләр, куркыта ук башладылар. Съезд вакытында әти тотты да, курортка китеп барды.Үзе булмагач, устав буенча сайлап булмый бит. Әти турында уйланганда, дачада торган мизгелләр еш искә төшә. Өйлә тирәләре җитә башласа: "Аш ашап куйсаң, әйбәт була инде ул", - дия торган иде. Турыдан бәреп тегене яки моны эшлә дими, шулай булса, әйбәт була инде, дигән сүзе җитә торган иде...

- Ул бәхетле идеме?

- Әти бик хафаланып яшәде, татар язмышы, татар теле өчен борчылды. Телебез турында шигыре бер мәртәбә басылды да, аннан аны обком тыйды. Дәрдмәнд өстеннән хатлар язылган вакытта, аны туктатырга кирәк икәнлеген белдереп ул сөрән салды, обкомга барып сөйләште. Дәрдмәнд иҗатын, аның шәхесен яклап чыкты. Муса Җәлилне дошман дип йөргәндә, үз фикерен җиткерә килде. Без бүген дә Җәлилләр гаиләсе белән дуслыкны дәвам итәбез. 16 ел сөргендә йөргән Хәсән Туфанны вокзалдан әти белән әни каршы алган. Нәби Дәүлигә булышты. Гаделлекне яратты ул. Бер көн дә шигырьсез яшәмәде. Һәр көнне иртән саф һава сулап кергәннән соң, сәгать 8дә эшкә барган кебек бүлмәсенә кереп китә дә, шунда яза торган иде. Телефонны өзә идек. Төшкә кадәр эшли. Аннан Язучылар берлегенә бара. Аның илһамы, ни гаҗәп, сәгать сигездә килә торган иде.

Сибгат абый гомере буена туган ягын үз итте. Әтнә районы Күлле-Киме авылына ел саен кайткан ул. Бүген анда әдипнең музее эшли. Казанның 112 һәм 155 нче мәктәпләренең хәтер почмакларында да фронтовик әдибебез турында шактый кызыклы мәгълүматлар саклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: