Әтнә таңы

Әтнәле үткән сугыш еллары

Шомырт чәчәк атканда 41дән 47 гә кадәр - әти үткән сугыш юлллары Безнең әтиебез - Лотфуллин Фоат Һидият улы 1924 елның 17 июлендә ТАССРның Әтнә районы Дусым авылында укытучы гаиләсендә туа. Аның әтисе - ТАССРның атказанган укытучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Һидият Лотфуллин мәгариф өлкәсендә 40 ел эшләп, гади...

Шомырт чәчәк атканда

41дән 47 гә кадәр - әти үткән сугыш юлллары

Безнең әтиебез - Лотфуллин Фоат Һидият улы 1924 елның 17 июлендә ТАССРның Әтнә районы Дусым авылында укытучы гаиләсендә туа. Аның әтисе - ТАССРның атказанган укытучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Һидият Лотфуллин мәгариф өлкәсендә 40 ел эшләп, гади укытучыдан район мәгариф бүлеге дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхес.

Кәдрия Сафина, Екатеринбург

Рөстәм Лотфуллин, Казан

Үзенең хезмәт эшчәнлеген әтиебез мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаганнан соң, ТАССРның Үзәк статистика идарәсенең Әтнә районы буенча участок инспекторы буларак башлап җибәрә. 1939 елда әти комсомолга керә. 1941 елның 25 июнендә ул район хәрби бүлегенә сугышка китү өчен гариза белән мөрәҗәгать итә. Әмма буе кыска булу һәм яше җитмәү сәбәпле , хәрби комиссия аны кире кага. Моннан соң да әти берничә мәртәбә гариза язып карый һәм ниһаять, 1942 елның августында, 18 яшь тулганнан соң, аерым танк полкының курсанты буларак укырга җибәрелә. Укулар баштагы мәлдә " Матильда" инглиз танклары үрнәгендә үтә, ә 1942 елның декабрь аенда комсомолчыларны һәм коммунистларны мандат комиссиясе аша Чиләбе шәһәренә җибәрәләр. Биредә яңа гына "И.С." танклары җитештерә башлаган була. Танклар төзү өстендә эш җитди сер булып сакланыла. Монда килгәч әти заводтан чыкмыйча цех буенча авыр танклар йөрткән 15 - 16 яшьлек малайлар җилкәсенә нинди авыр һәм җаваплы хезмәт төшүен үз күзләре белән күрә. Фронтка танклар бик кирәк була...

Чиләбе танк полкында укуы тәмамланганнан соң, әтине биредә хезмәт итәргә, яңа килүчеләрне укытырга алып калалар, ул отделение командиры, уку ротасы старшинасы була. Фронтка 1944 елныд сентябрь аенда, Сандомир плацдармына эләгә һәм шунда 1945 елның 16 гыйнварына кадәр хезмәт итә.

Әти хезмәт иткән 36 нчы Гвардия аерым авыр танк полкы Висла елгасы оборонасын өзгәннән соң Польша территориясендәге Радом (16.01.45), Лодзь ( 19.01.45) һәм башка шәһәрләрне азат итүдә катнаша. Браденбург провинциясе чикләренә үтеп керә... Әтиебезнең Одер елгасының унъяк ярындагы Альтдам шәһәре өчен барган канкойгыч сугышлар турында сөйләгәне истә. Шәһәр берничә тапкыр кулдан кулга күчә. Биредә күрсәткән батырлыклары өчен полкка "Альтдамм полкы " исеме бирелә, ул Верховный Башкомандующий боерыгы белән Кутузов ордены белән бүләкләнә. Әтине "Батырлык өчен" медале белән бүләклиләр.

1945 елның 16 апрелендә Одер елгасында немецларның оборонасын өзү максаты белән соңгы ыргылыш була. 24 апрельдә исә экипаж немецларның өненә беренче снарядын ыргыта - әти хезмәт иткән танк полкы Берлинга төньяк көнчыгыштан кереп килә. Алар каршына Шпрее елгасы аша салынган күперне саклау максаты куела. Танкистларга автоматчиклар ярдәм итә. Биредә сугыш бик авыр була, күп сугышчыларны югалталар. Берлин шәһәрен алу өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен әти Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Совет Армиясе сафларында әтиебез 1947 елга кадәр, Берлин һәм Потсдам шәһәрләре комендатураларында хезмәт итә. Алда әйтелгәннәрдән тыш " За победу над Германией", "За освобождение Варшавы", "За взятие Берлина", " 25 лет Победы над Германией" һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң әтиебез урта мәктәпне, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, югары белем ала. Район һәм республика дәрәҗәсендәге партия һәм совет җитәкчелек органнарында хезмәт куя. Тырыш хезмәте өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек була. Әниебез белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, без хәзер икәү генә калдык... Әмма әтинең алты оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Әти Бөек Җиңүнең 30 еллыгын билгеләп үткәннән соң, 50 яшендә, 1975 елның 20 июнендә вафат булды. Урыны җәннәттә булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: