Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәле - туган авылы турында

шигърият Туган авылым…

 

Туган авылым минем Иске Шимбер,

Тауастында салкын чишмәсе.

Яшьлегемә кайтып, чишмә тауларыннан

Вак-вак атлап килә төшәсе.

Болынында аның борма-борма,

Буйдан-буйга Ашыт сулары.

Кырыенда үскән яшел камыш,

Камышлыкта сайрый кошлары.

Шуннан ерак түгел Кайначыкта,

Кечкенә бер салкын чишмә бар.

Шул чишмә янында туктап ял иткәндә

Су эчәргә савыты да бар.

Уракчылар, печән чабучылар

Шул чишмәдән сулар алганнар.

Еракларга киткән авылдашлар

Шул чишмәне сагынып кайтканнар.

Бик күпләрнең әби-бабасының,

Әти-әнисенең эзе калгандыр.

Эшкә барган-кайткан чакта туктап

Су эчкәндә сукмак салгандыр.

Салкын чишмәдән соң яр кырые,

Урталыкта ялгыз карама.

Авылыбыздан аерылып киткәндә

Озатып кала безне, каршы ала.

Тау башына урнашкан авылым.

Кешеләре сабыр, ягымлы.

Ачы тормыш дулкыннары безне

Туган авылыбыздан аерды.

Сәвия КӘБИРОВА, Түбән Көек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев