Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәле яңа блокнотка язмаган

Узган гасырның 60 нчы еллары .Арча районы Жданов ис.колхозда еллык отчет җыелышы бара.Фронтовик коммунист, күп еллар Кышкар сөтчелек фермасын җитәкләп,сөт савып алу буенча алдынгылыкны бирмәгән , шуның өчен Мәскәүгә ВДНХ га путевка белән бүләкләнгән Хәйретдинов Минһаҗ залдагыларны ферманың еллык эш нәтиҗәләре белән таныштыра.Шул вакыт залдан берәү :"Минһаҗ абый ,син нишләп...

Узган гасырның 60 нчы еллары .Арча районы Жданов ис.колхозда еллык отчет җыелышы бара.Фронтовик коммунист, күп еллар Кышкар сөтчелек фермасын җитәкләп,сөт савып алу буенча алдынгылыкны бирмәгән , шуның өчен Мәскәүгә ВДНХ га путевка белән бүләкләнгән Хәйретдинов Минһаҗ залдагыларны ферманың еллык эш нәтиҗәләре белән таныштыра.Шул вакыт залдан берәү :"Минһаҗ абый ,син нишләп үлгән бозаулар санын аз итеп күрсәтәсең?"-дип сорау бирә.Минһаҗ абый аптырап калмый ,кесәсеннән блокнот чыгара да :"Энем ,менә монда бар да язылган,ахырдан килеп таныша аласың,"- дип җавап бирә.

Ә блокнот кичә генә сатып алынган ,аңа бер хәреф тә язылмаган була.

Бу кыйссалар Кышкарның Минһаҗ абый улы Фарук сөйләгәннәрдән язып алынды. .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев