Әтнәле яңа китап чыгарды

Безнеке "Арча ягы зыялылары" Якташыбыз, Олы Әтнә авылында туып үскән, хәзерге көндә Арча шәһәрендә гомер итүче, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, "Әтнә Әлмәндәре" китабының авторы Ринат абый Фазлыйәхмәтовның яңа китабы чыкты. "Китабымны хөрмәт йөзеннән сезгә бүләк итәм, бу китапта арчалар гына түгел, Әтнә ягы, туган ягымның танылган кешеләре урын алган....
Безнеке
"Арча ягы зыялылары"
Якташыбыз, Олы Әтнә авылында туып үскән, хәзерге көндә Арча шәһәрендә гомер итүче, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, "Әтнә Әлмәндәре" китабының авторы Ринат абый Фазлыйәхмәтовның яңа китабы чыкты.
"Китабымны хөрмәт йөзеннән сезгә бүләк итәм, бу китапта арчалар гына түгел, Әтнә ягы, туган ягымның танылган кешеләре урын алган. Исемлекне тулыландырыгыз, район тормышын күзәтеп, газетагызны укып барам", - дип, безне олылап редакциягә килде Ринат абый.
"Арча ягы зыялылары" китабында аның төрле елларда язылган "Казан арты-татар мәгърифәтенең һәм мәдәниятенең мәркәзе, "Арча ягы мәгариф тарихы", " Язучылар династияләре", "Алар арчалар" язмалары урнаштырылган. Монда галимнәр дә, хәрбиләр дә урын алган. Шулай ук китапта Әтнә ягы мәгърифәтчеләре турындагы материаллар, фән эшлеклеләренең исемлеге, Әтнә театры хакында да язылган. Зур хезмәт куелган, әмма автор үзе һәрвакыттагыча тыйнак.
- Мин бары тик төрле җирләрдә чәчелеп яткан мәгълүматларны бергә туплап укучыларга җиткерергә, исемнәре туган як тарихына алтын хәрефләр белән язылырга тиешле олуг шәхесләребезне барларга тырыштым. Аларның барысын да искә төшереп, эзләп халыкка, бигрәк тә яшьләргә җиткерергә кирәк. Китап битләрендә аларны киләчәк буыннарга калдыру - иң изге эшләрнең берсе дип саныйм - дип яза автор.
Китап Арча типографиясендә 400 данә тираж белән басылган. "Арча ягы зыялылары" белән кызыксынучылар булса, район үзәк китапханәсендә бар. Без укырга биреп тора алабыз.
Автор турында белешмә
Ринат Фазлыйәхмәтов 1940 елның 13 июнендә туа. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, "Хезмәт ветераны" һәм "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медальләре белән бүләкләнә. РСФСР Мәгариф министрлыгының "Халык мәгарифе отличнигы", ТР Мәгариф министрлыгының "Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен", ТР физик культура, спорт һәм туризм Дәүләт комитетының "Физик культураны үстерүдәге хезмәтләре өчен", ТР Мәдәният министрлыгының "Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен" билгеләре һәм күпсанлы Мактау кәгазьләре, Дипломнар белән бүләкләнгән. 2010 елда ТР Президентының Рәхмәт хатына лаек була. Ул ТР Хөкүмәте гранты иясе, Арча районының почетлы гражданины. ТРның икенче класслы баш дәүләт киңәшчесе.
Ринат Фазлыйәхмәтов "Бөек Тукай Ватаны син, Арча", "Арча ягы бигрәк матур", "Әтнә Әлмәндәре" китаплары авторы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 20:30Татарстанда яшәүчеләрне буран һәм көчле җил турында кисәттеләр Иртән һәм көндез республика территориясендә бозлавык булачагын фаразлыйлар.7700
-
1 март 2021 - 19:14Яз айларында дүрт көнлек өч эш атнасы көтә Май аеның беренче ике атнасы да дүрт көнлек булачак.6800
-
1 март 2021 - 18:138 марттан соң Татарстанда Covid-чикләүләрен гамәлдән чыгару хәл ителәчәк Бәйрәмгә кадәр чикләүләрне бетерү эпидемия вазгыятен начарлатырга мөмкин, диләр Роспотребнадзорда.6400
-
1 март 2021 - 17:08«Телсез идек, Тукай безне телле итте» Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасында «Телсез идек, Тукай безне телле итте» исеме астында Республикакүләм әдәби баттл узды.5700
-
1 март 2021 - 16:03Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган Республикада 5,3 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.5000
-
1 март 2021 - 15:20Ркаил Зәйдулла: Марат Кәбиров «Киллер» әсәрендә укучыны бәхәсле хакыйкатькә ышандыра Халык шагыйре фикеренчә, «Киллер» әсәре җиңел тоелса да, төбендә мәңгелек фәлсәфә ята.5600
-
1 март 2021 - 14:12Авариядә 25 яшьлек кыз вафат булган Авария кичә көндез Яшел Үзән районында булган.15600
-
1 март 2021 - 13:07Безнең Сөмбел "Запорожец"лар ярышында беренче 28 февраль көнне Арча шәһәре ипподромында "Запорожец" автомобильләрендә, әфганчы-сугышчыларның "Сугышчан туганлык" район җәмәгать оешмасы призына ярышлар булып узды.17201
-
1 март 2021 - 11:05Балалар пособиесы түләү кагыйдәләре үзгәрде Балаларына бер яшь тулган ата-аналарга социаль түләүләрне исәпләү өчен кирәкле документларны җыярга һәм шәхсән тапшырырга кирәк булачак.13400
-
1 март 2021 - 10:00Татарстан президентын котлыйбыз! Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне, аңа 64 яшь тулды.7601
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.38300
-
1 март 2021 - 08:00Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Берегите лес» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Берегите лес» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала.5400
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.20700
-
22 февраль 2021 - 09:31Татарстанның он һәм икмәк пешерү предприятиеләре федераль бюджеттан 114 млн. сумнан артык субсидияләр алачак Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Механизм он җитештерүчеләргә - азык-төлек бодае сатып алуга, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.19600
-
1 март 2021 - 12:05Мәктәптә туган телне зурладыларОлы Әтнәнең башлангыч мәктәбендә туган телгә багышлап күңелле чара уздырдылар13300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.38300
-
27 февраль 2021 - 08:00Юллар ябыла – игътибарлы булыгыз 27 февраль көнне район үзәгендә “Россия чаңгы юллары” (“Лыжня России”) ярышлары узачак.31500
-
27 февраль 2021 - 10:00Әтнә халкы ник егыла? Каршыга килүче ханым яңа тимераякка баскан кеше кебек айкала-чайкала торгач, чалгы белән чапкан яшь үлән кебек җиргә ауды.30300
-
28 февраль 2021 - 11:15Әтнәдә намаз уку бәйгесе Әлеге минутларда Олы Әтнә мәчетендә намаз уку бәйгесе уза.19900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика