Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәле үзе турында үзе

Мин, Фәттахов Вахит Хәбибрахман улы, 1938 нче елның 8 сентябрендә Кызыл Юл районы Чембулат авылында туганмын. Әтием авылда балта эшчеләренә бригадир булып эшләгән. Әнием колхозда төрле эшләрдә эшләгән. 1935 нче елда туган Вагыйз абыем белән икебезне тәрбияләгәннәр. Әтием Хәбибрахман 1941 елның 14 июлендә сугышка киткән. 1942 нче елның декабрендә хәбәрсез...

Мин, Фәттахов Вахит Хәбибрахман улы, 1938 нче елның 8 сентябрендә Кызыл Юл районы Чембулат авылында туганмын. Әтием авылда балта эшчеләренә бригадир булып эшләгән. Әнием колхозда төрле эшләрдә эшләгән. 1935 нче елда туган Вагыйз абыем белән икебезне тәрбияләгәннәр.

Әтием Хәбибрахман 1941 елның 14 июлендә сугышка киткән. 1942 нче елның декабрендә хәбәрсез югалган. 3 яшемдә әтисез калып, әнием тәрбиясендә генә яшәгәнмен.

Чембулат җидееллык мәктәбен 1954 нче елда укып бетердем. 1961 нче елда, Әтнә РТСында, трактористлар хәзерләү курсларында укыдым. 1977 нче елда Үрнәк СПТУында, зур егәрлекле тракторларда эшләү өчен укыдым. 1982 нче елда Чембулат сигезьеллык мәктәбендә кичке мәктәптә 10 сыйныфны тәмамлап, аттестат алдым.

1954 нче елдан - 1961 нче елларда, колхозда ат җигеп эшләдем. 1961 нче елдан Т-28дән башлап, төрле тракторларда эшләргә туры килде. Т-54, Т-74, Т-75, МТЗ-50, Т-40, 150-К, Л-700 тракторларында эшләдем. 2 ел трактористлар бригадиры булдым, 3 ел фермада терлекчелек механигы булып эшләдем. Тагын 2 ел фермада фуражир булып эшләргә туры килде.

1965 елның 1 май бәйрәмендә Яңа Шашы авылы кызы Вәлиева Тәскирә Муллагали кызы белән гаилә кордык. Аллага шөкер, хәзергә кадәр тигезлектә гомер кичерәбез.

1966 елда беренче улыбыз Вәдүт туды. 1968 елда Рафит улыбыз дөньяга килде. Олы улыбыз механик белгечлеге алды, икенчесе шофер булды. Икесе дә авылда хезмәт чыныгуы алдылар. Гаилә коргач, улларыбыз шәһәргә күчеп киттеләр.

Үзем эшләгән чорда идарә тарафыннан күп тапкырлар мактау-бүләкләр алдым. Социалистик ярышта җиңүче медале, тугызынчы бишьеллык медале, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек булдым.

Авыр хезмәт, алсыз-ялсыз авыр техникада эшләү үзенекен итте: сәламәтлегем начарлану сәбәпле, пенсиягә чыгарга 1 ел кала, инвалидность төркеме бирделәр. Шул сәбәпле эштән туктарга мәҗбүр булдым. Аннан соң, көчем җиткәнчә, вак-төяк эшләрдә катнаштым.

Тормыш юлымда зур югалтулар да кичердем. 1980 елда әнием, 1997 нче елда Вагыйз абыем, 2003 елда олы улым Вәдүтне югалттым.

Хәзерге көндә Яңа Шашыда үз йорт-җиремдә тигезлектә гомер кичерәм.

Яшьләргә әйтер сүзем шул: иң кирәге сәламәтлек, уку, тормышны ярату, яраткан һөнәр, намуслы хөзмәт, олыларны-кечеләрне хөрмәтләп яшәү. Еллар тыныч булсын. Кабат сугышлар булмасын. Берегезгә дә минем кебек ятимлек ачысын, газиз балаңны югалту хәсрәтен күрергә туры килмәсен.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев