Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәледән - улы истәлегенә багышлана

14 сентябрьдә кадерле улым Сираҗиев Русланның Әтнә-Бәрәскә арасында фаҗигале рәвештә һәлак булуына 1 ел була.

Без аны бик сагынабыз һәм юксынабыз. Бердәнбер ышанычым һәм таянычым булган улымны язмыш арабыздан алып китте. Аның үлемендә гаеплеләргә Аллаһы Тәгалә үз хөкемен җиткерер дип ышанам. Язылган сүзләрем улыма догам булып ирешсен. Тыныч йокла улым, без сине бик яратабыз.

Көтмәгәндә китеп бардың арабыздан,

Өшетеп йөрәкләрне салкын боздай.

Яшәмәдең дә бит әле бу дөньяда,

Күңел эзли сине ялгыз кораб сыман киң дәрьяда.

Яшәвемнең бар мәгънәсе идең улым,

Кысып, кысып тотар идем синең кулың.

Йөрәк елый үксеп-үксеп - күпме түзәр?!

Әйталмадым сиңа карап соңгы сүзем.

Утырып киттең иртә таңда - ак машина,

Белмәдем бит ул җитәр диеп яшь башыңа.

Юл кырые - иртәнге чык, кипкән инде,

Тыныч кына өйгә кайтып киткән идем.

Балакаем, нишлим хәзер синнән башка,

Әллә орыйм микән газиз башны ташка.

Нишләсәң дә сине булмый бит кайтарып,

Кара кайгы килеп керде ишек кагып.

Тетрәндергеч хәбәр кинәт килеп төште,

Аяз көнне яшен сукты, күк ишелде.

Кая барып бәрелергә белмим, чыгып чаптым,

Яннарыңа барып җиттем, инде нишлим?!

Һәр җомганың кичен сине көтәм,

Елмаерсың кебек өйгә килеп керсәң.

Юк шул инде, көтсәм дә мин - син кайтмассың,

Бусагадан, кайтып, син кермәссең.

Сулар ага, үтә айлар, үтә көннәр,

Кабереңдә чәчәк ата матур гөлләр.

Тыныч йокла, улым, нурлы булсын каберләрең,

Сиңа дога булып барсын һәр сүзләрем.

Очрашканчы ул дөньяда бәгырькәем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев