Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлегә - 90 яшь

Наилә әби Нигъмәтҗановага күз тимәсен, әле 90 яшь биреп булмый. Хәтере әйбәт, сөйләгәнне елмаеп тыңлый да, үз фикерен әйтә. Бу элеккедән килгән гадәт күрәсең. Гомер буе6 балалар оешмасында эшләгән. Шул сәбәплеме, төгәл, шул ук вакытта үтә гадел. "Балалар өлешенә тимәдем", - дип бер генә кабатламады ул. Пенсиягә чыкканчы мәктәптә техник...

Наилә әби Нигъмәтҗановага күз тимәсен, әле 90 яшь биреп булмый. Хәтере әйбәт, сөйләгәнне елмаеп тыңлый да, үз фикерен әйтә. Бу элеккедән килгән гадәт күрәсең. Гомер буе6 балалар оешмасында эшләгән. Шул сәбәплеме, төгәл, шул ук вакытта үтә гадел. "Балалар өлешенә тимәдем", - дип бер генә кабатламады ул. Пенсиягә чыкканчы мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләгән, соңрак ашарга пешергән.

Аны ил Президенты Владимир Путин һ1әм район башлыгы Габделәхәт Хәкимов исеменнән 90 яшьлек олы юбилее белән котларга килгән Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев тә:

- Күз тимәсен, балалар белән эшләү авыр хезмәт саналса да, Наилә апа таушалмаган, -дип куйды.

Җирле ветераннар советы рәисе Саимә Сабирова озак еллар Күлле Киме мәктәбендә эшли. Юбилярны яхшы белүе гаҗәп түгел.

- Мәктәптән соң балалар йортында да пешекче хезмәтен башкарды. Байлыкка омтылмады, туры сүзле булды, - ди ул...

(Бу хакта мәкаләне газетада укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев