Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләр, аң булыгыз, административ штраф каралган

безнең консультация Соңыннан кертелгән үзгәрешләре булган "Россия Федерациясе гражданлыгы турында"гы 62-ФЗ һәм аерым Федераль законнар нигезендә, Россия Федерациясе гражданы башка гражданлыгы яки яшәргә рөхсәте, яисә, чит илдә өзлексез яшәргә хокукы булуны раслаучы башка документы булса, ул хокукны алганнан соң алтмыш көн эчендә бу хакта хәбәр итәргә тиеш. Бу хәбәр Россия...

безнең консультация

Соңыннан кертелгән үзгәрешләре булган "Россия Федерациясе гражданлыгы турында"гы 62-ФЗ һәм аерым Федераль законнар нигезендә, Россия Федерациясе гражданы башка гражданлыгы яки яшәргә рөхсәте, яисә, чит илдә өзлексез яшәргә хокукы булуны раслаучы башка документы булса, ул хокукны алганнан соң алтмыш көн эчендә бу хакта хәбәр итәргә тиеш.

Бу хәбәр Россия Федераль Миграция Хезмәтенең территориаль органына бирелә.

Хәбәр 18 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданы яки әти-әниләрнең берсе яки башка законлы вәкил тарафыннан бирелергә тиеш.

Әлеге хәбәрне тапшырган вакытта, тиешле документлар хакында да онытмаска кирәк. Болар: паспорт күчермәсе, чит ил паспорты яки башка илнеке икәнлекне раслаган нинди дә булса документ һәм (яки) чит илдә даими яшәүне чагылдырган башка төр документлар.

Инде килеп, әлеге хәбәрне тапшырганда билгеләнгән тәртипне бозу очраклары булса, яисә, хәбәр җитәрлек күләмдә, яки алдан алы ялган мәгълүматлар биргән очракта, Россия Федерациясе гражданын административ җаваплылыкка тарту каралган. Шулай ук Россия Федерациясе гражданы башка гражданлыгы яки яшәргә рөхсәте, яисә, чит илдә өзлексез яшәргә хокукы булуны раслаучы башка документы булып, бу хакта хәбәр ителмәсә дә штраф түләтү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев