Әтнә таңы

Әтнәлеләр, авыруның яңа төреннән сак булыгыз

Казан аэропортларында грипп һәм Зика лихорадкасы аркасында күзәтү көчәйтелгән. Россия территориясенә килүчеләрнең температураларын үлчиләр, ул Зика белән авыручыларны ачыкларга булыша. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итә. Әтнәлеләр, җылы якларга барырга уйласагыз, бу хакта белеп торыгыз. Зика лихорадкасы очраклары дөньяның 27 илендә ачыкланган. Монысының беренче билгеләре: ашказаны зыян күрә, тән тиресе бозыла,...

Казан аэропортларында грипп һәм Зика лихорадкасы аркасында күзәтү көчәйтелгән. Россия территориясенә килүчеләрнең температураларын үлчиләр, ул Зика белән авыручыларны ачыкларга булыша. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итә.

Әтнәлеләр, җылы якларга барырга уйласагыз, бу хакта белеп торыгыз. Зика лихорадкасы очраклары дөньяның 27 илендә ачыкланган.

Монысының беренче билгеләре: ашказаны зыян күрә, тән тиресе бозыла, күз һәм тәннең төрле органнары зарарлана башлый. Еш кына авыр формада үтә һәм дәвалауга бирешми.

Шуңа игътибар итү кирәк - авыру су, начар эшкәртелгән яки эшкәртелмәгән азык-төлек, кан суыручы бөҗәкләр, авыру белән контактка һәм җенси мөнәсәбәткә керсәң иярә.

Кыскасы, хәзер бу яңа төр авыру да саклык таләп итә!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: