Әтнәлеләр бөек шагыйрьне хөрмәтләп
Татарларны моңлы иткән, Татарларны дәртле иткән, Татарларны татар иткән Ярый син бар әле, Тукаем. Кырлай тавы. I-бүлек Кырлайда булды бу хәл, Сөйлим сезгә бер кәмит: Ышанмыйча булмый һич, Үзем булдым бит шаһит. Пошалымнан алып кайткан Былтыр бабай бер чана. Оныгы Әлһәм шатланды, Шатланмый түзеп кара! Чана тартып китте Әлһәм Урман...
Татарларны моңлы иткән,
Татарларны дәртле иткән,
Татарларны татар иткән
Ярый син бар әле, Тукаем.
Кырлай тавы.
I-бүлек
Кырлайда булды бу хәл,
Сөйлим сезгә бер кәмит:
Ышанмыйча булмый һич,
Үзем булдым бит шаһит.
Пошалымнан алып кайткан
Былтыр бабай бер чана.
Оныгы Әлһәм шатланды,
Шатланмый түзеп кара!
Чана тартып китте Әлһәм
Урман буеннан тауга.
Балалар күп җыелганга,
Әй тавыш анда, гауга.
Әлһәмнең чанасын күреп,
Малайлар да шаккатты.
Күреп калган олылар да
Сокланып тел шартлатты.
Таудан төшеп китә Әлһәм,
Колакта җил сызгыра.
Ул чананы әйткән дә юк,
Тауда буран туздыра.
Шулай шуа торгач тауда,
Эңгер меңгер чак җиткән.
Балалар да таралышып,
Авылга кайтып беткән.
Безнең Әлһәм генә һич тә
Туймый ди шуып тауда.
Кайтыр иде, рөхсәт булса,
Таң атып яктырганда.
Тау башына менгәч, Әлһәм
Күз төшергән урманга.
Үз күзенә үзе ышанмый:
Кемдер тора бит анда.
Яшен чамалап карасаң,
Булыр шул Әлһәм тирә.
Тик адәм баласы түгел,
Никтер сәер күренә.
Як - ягына карады да
Әлһәм, җиңеп куркуны;
"Әйдә, чана шуабыз,"- дип
Чакырды сәер затны.
Әлһәм оялып тормады,
Сорады: " Син кем?- диеп,
-Нигә килдең тау шумагач,
Йонлач туныңны киеп?"
Телгә килде сәер зат та:
"Урманда яшим мин,- ди.
-Шүрәле оныгы булам
Исемем булыр - Шәрпи.
Мактанырлык ниең бар соң?
Син үзең кем буласың?
Йоның койган идең мәллә,
Бишмәт киеп куйгансың?
Колагың да бик кечкенә,
Юк кебек мөгезең дә,
Борының да почык кына,
Кысык кебек күзең дә."
"Былтыр оныгы Әлһәм мин,
Белеп кал син, дускаем!
Кич белән чана шуарбыз,
Кил син монда көн саен.
Инде таныштык та бугай
Әйдә, шуыйк чанада.
Шумыйча түзеп буламы
Шундый чана булганда?"
Алга утырды Әлһәм,
Артка утырды Шәрпи,
Көпчәкләре булмаса да,
Чана хутлы тәгәри.
Тик кытыклый кабыргадан
Әлһәмне Шәрпи тауда.
Төртеп төшерде Шәрпине,
Аунап калды ак карда.
Икенче таудан төшкәндә,
Шәрпи башка тимәде.
Кытыклыйсы бик килсә дә,
Карда ауныйсы килмәде.
Әй, шуалар таудан дуслар!
Караңгы булып бетте.
Күктәге якты айның да
Боларга исе китте.
Чана ял итсен диеп,
Әй, тәгәриләр таудан.
Мәтәлчек тә атыналар,
Штаб ясыйлар кардан.
Шулай уйный торгач болар,
Вакыт тиз узып киткән.
"Оныгым ник кайтмый?- диеп
Былтыр да килеп җиткән.
Былтыр бабай телсез калды,
Күреп таудагы хәлне.
Урманнан да карт Шүрәле
Килеп чыкты шул мәлне.
Ике якта ике бабай,
Ә тауда - ике малай
Хайран гына бер берсенә
Карап тордылар шулай.
Түзмәде безнең Былтыр
Әйтеп куйды бер заман:
"Син бит таныш шүрәле,
Әйдә монда кил әле.
Син дә мине таныйсыңдыр,
Исемем минем Былтыр
Яшь чакларда очрашкан бар,
Онытмагансыңдыр, юктыр.
Озак сөйләштеләр картлар,
Көлешеп тә алдылар.
Оныклар да чана шуып,
Бик канәгать калдылар.
Җылы итеп хушлаштылар
Хаттә куллар бирешеп:
"Тату яшик моннан соң-дип,
-Кунакларга йөрешеп"!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев