Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләр, белеп торыгыз

Сәламәт яшәү рәвешенең ун кануны Генетика дәрәҗәсендә кешегә 120 ел тормыш гарантияләнсә дә, кызганычка каршы ул күпкә кыска. Табиб, психолог һәм диетологларның Халыкара төркеме, тиешенчә яшәсәк җирдә яшәвебезне озайта һәм бик күңелле итеп була торган "ун канун" эшләп чыгардылар. 1нче канун: тыгынганчы ашамагыз! Гадәттәге 2500 калорий урынына 1500 белән генә...

Сәламәт яшәү рәвешенең ун кануны

Генетика дәрәҗәсендә кешегә 120 ел тормыш гарантияләнсә дә, кызганычка каршы ул күпкә кыска. Табиб, психолог һәм диетологларның Халыкара төркеме, тиешенчә яшәсәк җирдә яшәвебезне озайта һәм бик күңелле итеп була торган "ун канун" эшләп чыгардылар.

1нче канун: тыгынганчы ашамагыз! Гадәттәге 2500 калорий урынына 1500 белән генә канәгатьләнегез. Шулай итеп күзәнәкләргә "бушану" оештырып, аларның активлыгына булышыгыз. Күзәнәкләр яңарып, организм авыруларга тиз бирешми торганга әйләнә. Уртача тукланыгыз: күп тә, аз да ашамагыз.

2нче канун: меню яшегезгә яраклы булсын. 30 яшьлек хатын-кызда, әгәр дә әледән-әле бавыр һәм чикләвек ашасалар, беренче җыерчыклар соңрак барлыкка килер. 40 яшьтән өлкәннәргә бетакаротин куллану файдалы. 50 яшьне узгач, сөякләрне - кальций, йөрәкне магний формада тота. 40 яшьтән өлкән ир-атка, сыр һәм бөердә булучы селен куллану отышлы. Селен стресстан бушанырга ярдәм итә. 50 яшьтән соң, балык ашап йөрәкне һәм кан тамырларын саклыйбыз.

3нче канун: эш табарга тырышыгыз. Хезмәт яшь чырайлы булып калырга ярдәм итә, дип саный французлар. Эшләмәгән кеше 5 елга өлкәнрәк күренә. Социологлар, кайбер һөнәр яшьлекне сакларга булыша, диләр.

4нче канун: үзегезгә лаеклы яр табыгыз. Мәхәббәт һәм наз картаюга каршы иң яхшы чара булып торалар. Бу хисләр организмның эндорфин матдәсе эшләп чыгаруына җаваплы, аны, башкача, бәхет гормоны дип тә йөртәләр. Ул иммун системасының ныгуны китерә.

5нче канун: бар нәрсәгә карата да үз фикерегез булсын. Барысын да аңлап яшәүче кеше, пассив рәвештә "агымга ияреп агучы"га караганда, депрессиягә сирәгрәк бирелә, кәефе дә сирәк төшә.

6нчы канун: хәрәкәтләнегез! Көненә сигез минут кына спорт белән шөгыльләнү дә гомерне озайта. Хәрәкәтләнгәндә, 30 яшьтән соң сизелерлек кими торган үсеш гормоннары барлыкка килә.

7нче канун: салкынча бүлмәдә йоклагыз. Исбатланган: 17-18 градуста йоклаучы озаграк яшь булып кала. Эш шунда, организмдагы матдәләр алмашы һәм яшь үзенчәлекләренең сизелүе җтирә-яктагы температурага да бәйле.

8нче канун: әледән-әле үзегезне иркәләргә онытмагыз. Кайвакыт сәламәт яшәү рәвешенең таләпләренә карамастан, үзегезгә татлы кисәк бүлеп алырга кыенсынмагыз. Әгәр дә теге яки бу күлмәк яки сумканы ошатсагыз, экономия турында онытып торыгыз.

9нчы канун: ачуыгызны һәрвакытта да сүндереп тормагыз. Нәрсә борчуны сөйләү, фикерең белән бүлешү, ә кайвакыт үз фикереңне яклап бәхәсләшү урынына үзен генә гаепләүче кеше төрле авыруларга, шул исәптән яман шеш авыруларына тизрәк бирешүчән була. Халыкара сораштыру нәтиҗәләре буенча, респондентларның яман шеш белән авыручы 64 %ты, үзләрендәге ачуны тизрәк сүндерергә тырышалар.

10нчы канун: баш миен шөгыльләндерегез! Әледән-әле кроссворд чишегез, фикерләү кирәк булган күмәк уеннарда катнашыгыз, чит телне өйрәнегез. Калькуляторда түгел, хәтердән исәпләгез. Баш миен эшләргә мәҗбүр итеп, яшькә бәйле акыл эшчәнлегенең деградациясен акрынайтабыз, шул ук вакытта йөрәк, кан тамыры һәм матдәләр алмашы эшчәнлеген активлаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев