Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләр, белеп торыгыз

Россия Дәүләт Думасы бурычлыларга автомобиль белән идарә итүне тыя торган законны икенче укылышта кабул итте. Хәтерлисездер, бу хакта без фаразлап язган идек инде. Хәзер алимент яки административ штраф буенча 10 мең сумнан артык бурычы булучылар автомобиль генә түгел, катер, вертолет белән дә идарә итә алмыйлар. Чөнки йөртүче таныкнамәләренең хокукы туктатыла....

Россия Дәүләт Думасы бурычлыларга автомобиль белән идарә итүне тыя торган законны икенче укылышта кабул итте.

Хәтерлисездер, бу хакта без фаразлап язган идек инде. Хәзер алимент яки административ штраф буенча 10 мең сумнан артык бурычы булучылар автомобиль генә түгел, катер, вертолет белән дә идарә итә алмыйлар. Чөнки йөртүче таныкнамәләренең хокукы туктатыла. Дөрес, мондый карар кабул итү турында бурычлыларны суд приставлары кисәтергә тиеш. Бу очракта бурычлы 5 көн эчендә бурычын түләп, бу закон санкциясеннән котыла ала. Шунысы бар, бу закон буенча 450 мең Россия гражданы җавап тотарга мөмкин.

Әгәр дә бу Закон өченче укылышта да кабул ителсә, 2016 елның 15 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев