Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләр бомба шартлаганын күрде

- Чын бомба шартлаганын күрдек, куркыныч икән, әле берәү генә шартлады, сугышны күзалладык, - диләр Олы Әтнә мәктәбе укучылары. Чын сугыш бик куркынычтыр, автомат сүтеп җыюга ияләнгән идек, ә менә җир асты юлларын күргән юк иде, каршылык полосасы да азрак куркытты. Без беренче мәртәбә катнашкач, безгә кызык та, куркыныч та...

- Чын бомба шартлаганын күрдек, куркыныч икән, әле берәү генә шартлады, сугышны күзалладык, - диләр Олы Әтнә мәктәбе укучылары. Чын сугыш бик куркынычтыр, автомат сүтеп җыюга ияләнгән идек, ә менә җир асты юлларын күргән юк иде, каршылык полосасы да азрак куркытты. Без беренче мәртәбә катнашкач, безгә кызык та, куркыныч та булды, шулай да сынатмаска тырыштык...- диләр 17 нче сентябрьдә Казанның "Патриот" республика үзәгендә 7 район катнашындагы зона турында чыгыш ясап кайткан Олы Әтнә мәктәбенең"Яшь кызылармиячеләре".

- Мондый ярышка беренче тапкыр гына катнашулары булса да, 9"А", 9 "Б" сыйныфыннан сайлап алынган укучыларыбыз сынатмады, 7 команда арасында 5 урында алар. Ә каршылык полосасын үтү буенча - II, турникта тартылу буенча -III, 60 метрга йөгерү буенча III урынны яуладылар. Каршылык полосасын, "взрыв- пакет" шартлаганын күргән балалар түгел алар, шулай да әйбәт чыгыш ясадылар, молодцы!- дип бәяләде аларның чыгышын укытучылары Нәкыйп Мәгъсүмов.

- Укучыларның бар нәрсәне белергә теләүләре, омтылышлары сокланырлык. Бернинди әзерлексез килеп тә, бәйгенең кайбер төрләрендә бу ачык чагылды, югалып калмыйча, урыны белән сокланырлык итеп чыгыш ясадылар. Кызлары кыю. Армиядә бер әйтем бар, шуны аз гына үзгәртеп, "Начар укучы булмый, була начар укытучы", дип әйтәсе килә. Барасыларын әйткән булсалар, үзем дә укучыларны әзерләргә булышкан булыр идем. Мондый бәйге ел саен уздырыла. Киләсе елга да Әтнә районы укучылары катнашыр, дип уйлыйм. Бергәләп эшләү мөмкинлеге дә бар, - ди ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары начальнигы Алмаз Борһанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев