Әтнә таңы

Әтнәлеләр өчен дәүләт хезмәтләрен алу юллары

- Мәгълүмати үзәк линиясе (җинаять эшең булу (булмау) яки ул әле дә дәвам итү, яисә, туктатылу фактлары) буенча, Россия Федерациясендә ирекле дәүләт дактилоскопик теркәве үткәрү; - юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекциясе линиясе (юл хәрәкәте өлкәсендәге административ хокук бозулар турында мәгълүматлар бирү) буенча; - лицензия-рөхсәт бирү эше линиясе (шәхси сак хезмәте...

Реклама

- Мәгълүмати үзәк линиясе (җинаять эшең булу (булмау) яки ул әле дә дәвам итү, яисә, туктатылу фактлары) буенча, Россия Федерациясендә ирекле дәүләт дактилоскопик теркәве үткәрү; - юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекциясе линиясе (юл хәрәкәте өлкәсендәге административ хокук бозулар турында мәгълүматлар бирү) буенча; - лицензия-рөхсәт бирү эше линиясе (шәхси сак хезмәте таныклыгы алу, Россия Федерациясе гражданына газ пистолеты, револьвер, сигнал бирү коралы, Россия Федерациясендәге халыкларның милли киемнәре яки казак формасы белән киелә торган клиноклы салкын, Россия Федерациясе гражданына спорт яки ау өчен озын стволлы корал, ау өчен пневматик корал яки спорт өчен дуло энергиясе 7,5 Дж-дан зуррак пневматик корал һәм аңа патроннар, шушы ук коралларны яки чикләнгән рәвештә зарар китерү һәм аңа патроннарны саклау һәм йөртүгә рөхсәт бирү) буенча түбәндәге дәүләт органнарына мөрәҗәгать итәргә була. 1). Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча мәгълүмати үзәгенә Казан шәһәре, Карл Фукс урамы, 3 А/22 йорты, 105нче кабинет адресы буенча килегез. Телефоны - 291-34-91. 2). Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Казан шәһәре, П.Лумумба урамы, 52нче йорт адресындагы лицензия-рөхсәт бирү үзәге. 3). Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе, адресы - Казан шәһәре, Оренбург Тракты, 5нче йорт. 4). Татарстан Республикасы, шәһәрләр һәм башка муниципаль берәмлекләр буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекләре, идарәләре. 5). "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы" федераль дәүләт мәгълүмати системасында махсус форманы тутырганда Интернет-мөрәҗәгать вакытында (www.gosuslugi.ru). 6). Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре, шулай ук аларның территориаль подразделениеләре. Халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча бүлеге тарафыннан хезмәткәрләр арасыннан дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өчен эшчәнлек юнәлешләре буенча җаваплылар билгеләнде (8(84369)21575, 21580). Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт хезмәтләре күрсәтүе буенча мәгълүматлар алыр өчен "кайнар линия" булдырылды. Телефон номеры (843)221-20-02.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: