Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләр дә Чернобыль мәхшәрендә катнашкан

Украина территориясендә урнашкан Чернобыль атом электр станциясендә 1986 елның 26 апрель иртәсендә АЭСның дүртенче энергоблогы шартлый.

Реактор тулысы белән таркалып, әйләнә-тирәгә күп санлы радиоактив матдәләр ыргыла. Бу авария атом энергетикасының бөтен тарихында иң зурысы дип бәяләнә. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны буенча да, икътисадый зарары буенча да чагыштыр­гысыз зур. Һава агымы белән радиоактив тузан Украина, Белоруссия, Россия чикләрендәге АЭСтан якын-тирәләрдәге төбәкләрдә генә түгел, авария урыныннан меңнәрчә километр ераклыктагы территорияләрне пычрата. 17 ил җитди радиоактив зарарлануга дучар була. Авариядән соң беренче өч айда 31 кеше һәлак була. Нурланыш алганлыктан соңрак сиксәнгә якын кешенең үлгәне билгеле. 134 кеше төрле авырлыктагы нурланыш авыруын кичерә. Утыз километр радиустагы зонадан 115 мең кеше күчерелә.
Авариягә кадәр Чернобыль АЭСында меңәр мегаваттлы дүрт энергоблок эшли. Тагын шундый ике энергоблок төзелә. Янган реакторда барлыкка килгән болыт радиоактив материалларны Европаның зур биләмәләренә тарата. Сүз уңаеннан, 1975нче елда Ленинград АЭСындагы авариянең тикшерү материаллары сер итеп сакланган кебек, матди чыгымнарның күләме турында мәгълүмат китерелми. Аны исәпләү мөмкин дә түгелдер. Шунысы билгеле, авариянең нәтиҗәләрен бетерү өчен бөтен ил эшли. Ялкын чорнап алган реакторны сүндерү өчен 1986 елның апрелендә татарстанлылар беренче хәрби частьләр составында булалар. ТАССРдан АЭС зонасына зарарсызландыру төркемнәре эзлекле тәртиптә 1990 елга кадәр җибәрелә. ЧАЭСтагы һә­лакәт нәтиҗәләрен киметүгә бик күп матди чыгымнар ясала һәм алты йөз мең кеше катнаша. Армия хезмәтендә булган ефрейтор Вәлиев Илсур Мансур улы 75257 хәрби часть составында 1986 елның июненнән августына кадәр дезактивацияләү эшендә катнаша.
Илсур Арча районының Яңа Кенәр авылында эшче гаиләсендә 1966 елның 5 августында дөнь­я­га килә. Урта белем һәм машина йөртү хокукы бирүче таныклык алгач, «Сельхозтехника»ның Кенәр бүлекчәсендә эшли башлый. 1984 елның көзендә армия­гә чакырыла. Идел буе хәрби округының Оренбург өлкәсендә урнашкан хәрби берәмлектә машина йөртүче булып хезмәт итә. Атом электр станциясендә авария нәтиҗәләрен бетерергә боерык чыккач, ул хезмәт иткән хәрби частьттән беренче партияне Чернобыльдән 50 километр ераклыктагы Арачко авылы янында урнаштыралар. Илсурга икенче агым составында катнашырга туры килә. Хәрбиләр шуннан махсус график буенча, вахта ысулы белән АЭС янына йөреп эшлиләр. Реактордан таралган графит, плутоний калдыкларын машинага төяп, махсус урынга илтеп бушаталар. Үтә куркыныч зонада эшләгәнлектән саклану чараларын катгый үтәү таләп ителә. Алынган нурланыш дәрәҗәсен тикшереп торалар. Авылда хезмәт белән чыныгып үскән, үз эшенә таләпчән Илсур Мансур улы ил алдындагы изге бурычын намус белән үтәде. Икенче дәрәҗәдәге "Ватан каршындагы казанышлары өчен" орден медале белән бүләкләнүе моның ачык дәлиле. Хезмәт срогы тулгач, исән-сау көенчә туган авылына кайтып, авыл хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче оешмада машина йөртүче булып эшли башлады. Казан кызы Резиданы авылга алып кайтып матур гаилә кордылар. Ике кызлары аларның шатлыгы булып үсәләр. Илмира тугызынчы сыйныфта белем ала. Алия инде урта мәктәпне тәмамлап, укуын Казанда дәвам итә. Техникага ихлас тартылуын белгән машина хуҗалары тимер атлары чыгымлый башласа, тизрәк Илсурның киңәшләренә һәм оста кулларына мөрәҗәгать итәргә ашыгалар. Хатыны Резида котельняда газ операторы хезмәтендә. Җитәкчеләре эшен югары бәялиләр.
Илсур Мансур улы җирле үзидарә, район хакимияте, хәрби комиссариат җитәкчеләренең үзенә карата бик игътибарлы булуларына сөенә. ЧАЭС ликвидаторы буларак, аңа Арчада бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир бирелә. Быел бөтен кешелек ЧАЭС афәтенең утыз еллыгын искә алачак. Илсур Мансур улы өчен 2016 ел бигрәк тә истәлек­ле: үзенең ярты гасыр­лык юбилеен гаиләсе һәм туганнары белән билгеләп үтәчәк. Батыр авылдашыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз. Тормышның ямен тоеп, гаилә тигезлеге белән тынычлыкта Ходай биргән гомерне исән-имин яшәргә насыйп булсын.
Чернобыль мәхшәре аша Татарстанга бәйле 2771 кеше уза. Һәлакәт нәтиҗәләрен юкка чыгаруда үзләреннән геройларча өлеш керткән 502 татарстанлы дәүләт бүләкләренә ия булды. Ул вакыттагы Арча районы белән бәйле 67 (шул исәптән Әтнәлеләр 12) кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев