Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләр депутат белән очрашты

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов районыбызның Күәм урта мәктәбендә Күәм һәм Күлле Киме укытучылары белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов һәм "Единая Россия" сәяси партиясенең Әтнә бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Равилә Мөхәмәтгалиева да катнашты. Илдар Гыйльметдинов Әтнә халкына күптән таныш. Район үзәгендә...

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов районыбызның Күәм урта мәктәбендә Күәм һәм Күлле Киме укытучылары белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов һәм "Единая Россия" сәяси партиясенең Әтнә бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Равилә Мөхәмәтгалиева да катнашты. Илдар Гыйльметдинов Әтнә халкына күптән таныш. Район үзәгендә тиздән сафка басачак "Ашыт" спорткомплекс төзелешенең башлангычында да нәкъ менә ул тора. Бу юлы да буш кул белән кайтмаган депутат, бүләккә хоккей уйнау өчен тартмачык алып кайткан. Очрашу барышында ул Дәүләт Думасында кабул ителгән яңа программалар белән таныштырды, уку-укыту мәсьәләләренә кагылды, хезмәт хакы буенча проблемалар турында әйтеп узды. Хезмәт юлын укытучы булып башлаган, мәктәп директоры булып эшләгән депутат мәктәп тормышы, аның бүгенге көне белән якыннан таныш. "Бүген балалар белән эшләү -зур батырлык", - дип белдерде ул. Язманың тулы вариантын "Әтнә таңы" газетасының киләсе саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев