Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләр хөкүмәткә рәхмәтле

максатчан программа Кышлау авылыннан Гөлнара Закирова әнә шулай ди. Сүзен дәвам итеп: "Хөкүмәтебезнең мондый максатчан программалары бик кирәк. Авыл җирендә яшәп калырга уйлаган яшь гаиләләр өчен менә дигән ярдәм бу", - диде ул. Чыннан да, борынгыларның "үз түреңдә үз иркең" гыйбарәсе бүгенге көндә бигрәк тә актуаль. Чөнки элекке кебек дүрт...

максатчан программа Кышлау авылыннан Гөлнара Закирова әнә шулай ди. Сүзен дәвам итеп: "Хөкүмәтебезнең мондый максатчан программалары бик кирәк. Авыл җирендә яшәп калырга уйлаган яшь гаиләләр өчен менә дигән ярдәм бу", - диде ул. Чыннан да, борынгыларның "үз түреңдә үз иркең" гыйбарәсе бүгенге көндә бигрәк тә актуаль. Чөнки элекке кебек дүрт почмаклы йортта ике-өч гаилә яшәгән чорлар тарихта гына калды. Яңа гына гаилә корган парлар гына түгел, аларның әти-әниләре дә яшьләрнең иң элек үз куышын булдыру турында уйлана. Тормышыбыз көннән-көн яхшыра, шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да яңа йортлар яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек калка тора. Ләкин хәзерге заманда йорт салып чыгу бик күп чыгымнар сорый. Шунысы шатландыра, республикабызда эшләп килгән максатчан программалар күпләр өчен менә дигән ярдәм. Соңгы биш елда гына районыбызда "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" максатчан программасы нигезендә 60лап яшь гаилә үз йортын булдырган. 2010 елда - 5, 2011дә - 6, 2012дә - 11, 2013тә - 7, 2014тә - 31 гаилә булса, 2015 елда 12 кешегә планлаштырылган. Тагын бер яңалык, районыбыз үзәгендә социаль ипотека нигезендә 27 фатирны үзенә сыйдырган өч катлы йорт сафка басачак. "Бүгенге көндә әлеге эш буенче документлар туплау бара", - диде район башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе Рамил Зыятдинов. Шулай ук кызыксынучылар булса, тулыпак мәгълүматны 2-10-13 телефонына шалтыратып белә алалар. Моннан тыш, 2014 елда өч ятим бала торак белән тәэмин ителгәннәр. Үз теләкләре белән икесе Түбән Кама, берсе Чаллы шәһәреннән тораклар алганнар. Быелгы елда алучылар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X